Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укытучылары өчен «Мәхмүтов укулары» була

Казан федераль университетының Алабуга институты «VIII Мәхмүтов укулары: Европа киңлегендә төбәк һөнәри белем бирү системасы интеграциясе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.Быел...

Казан федераль университетының Алабуга институты «VIII Мәхмүтов укулары: Европа киңлегендә төбәк һөнәри белем бирү системасы интеграциясе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.
Быел конференция пандемия шартларында 27-28 сентябрьдә катнаш форматта — КФУның Алабуга институты базасында һәм Microsoft Teams мәйданында онлайн узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәхмүтов укулары уникаль кешенең иҗади мирасына һәм идеяләрен үстерүгә, педагог, белем бирүне оештыручы, көнчыгыш фәннәрен өйрәнүче, Россия Мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе академигы Мирза Мәхмүтовка багышланган. Традиция буенча анда белем бирүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен педагогика фәннәре вәкилләре җыела.
Конференция Европада һөнәри белем бирү системасын үстерү проблемалары буенча тикшеренүләр нәтиҗәләре турында фикер алышуны максат итеп куя.
Конференциянең бурычлары — һөнәри белем бирүнең Европа системасында теоретик һәм практик, традицион һәм инновацион алымнарны анализлау һәм гомумиләштерү; проблемалы укыту технологияләрен кулланып, һөнәри белем бирү өлкәсендә укытучыларның фәнни-методик эшен үстерү һәм камилләштерү; көллият, техникум һәм өстәмә белем бирү педагогларының инновацион тәҗрибәләрен тарату.

«Татар-информ» материалы
Фото: https://mon.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ