Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан «Яшь профессионаллар – 2022» бәйгесендә медальләр саны буенча икенче урын алды

Татарстан Саранск шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар — 2022»  X Милли чемпионатының медаль зачётында икенче урынны алды. Республикабыз вәкилләре 14 алтын, 24 көмеш, 13 бронза медаль һәм һөнәри...


Татарстан Саранск шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар — 2022»  X Милли чемпионатының медаль зачётында икенче урынны алды. Республикабыз вәкилләре 14 алтын, 24 көмеш, 13 бронза медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 14 медальон яулаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә




Гомумкоманда рейтингында шулай ук финалга тиңләштерелгән язгы йомгаклау ярышлары нәтиҗәләре дә исәпкә алынды. Ул вакытта Татарстан вәкилләре 20 алтын, 18 көмеш, 26 бронза медаль һәм 45 медальон алдылар.

Саранскта узган бәйгедә 280 конкурсант 25 компетенциядә көч сынашты. Тагын 41 компетенциядәге 700 кеше конкурста дистанцион рәвештә катнашты.
«Һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы Россиядә 10 ел дәвамында лидерлар рәтенә кереп барды. Юбилей чемпионатында да безнең команда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Елдан-ел ярышу кыенлаша бара, чөнки төрле төбәкләрдән катнашучыларның осталыгы арта», – дип сөйләде ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Фото: ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ