Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яңа вазифага билгеләнде

Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе булды һәм Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеген җитәкл...

Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе булды һәм Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеген җитәкләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Хөкүмәтендәге чыганагыннан билгеле булды.
Тимур Сөләйманов министр вазифасына 2021 елның сентябрендә билгеләнгән иде. Ул бу вазифада Дамир Фәттаховны алмаштырды, 2018 елда Яшьләр эшләре министрлыгы барлыкка килгәч, министрның беренче урынбасары булып эшләде. Моңа кадәр ул төрле яшьләр хәрәкәтләрен җитәкләде: «Татарстан Студентлар лигасы» президенты һәм «Сәләт» директоры булды.
«Беренчеләр хәрәкәте» («Движение первых») Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте быел Россия Президенты Владимир Путин карары белән оештырылды. Ул бөтен ил яшьләрен берләштерәчәк.
«Татар-информ»га Сөләйманов үзе сөйләгәнчә, төбәк бүлеге җитәкчесе алдында зур бурычлар тора. Аның бу вазифага билгеләнүе турындагы имеш-мимешләр узган елның декабреннән үк йөри иде. Бүген аны Татарстан Хөкүмәте йортында рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Яңа Татарстан яшьләр эшләре министрының исеме әлегә билгеле түгел.
tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ