Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасарлары билгеле булды

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов киң җәмәгатьчелеккә үз урынбасарларын тәкъдим итте. Алар – Тимур Сөләйманов, Ринат Садыйков һәм Анна Захматова. Бу турыды ТР Министрлар Кабинеты карарын Премьер-м...

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов киң җәмәгатьчелеккә үз урынбасарларын тәкъдим итте. Алар – Тимур Сөләйманов, Ринат Садыйков һәм Анна Захматова. Бу турыды ТР Министрлар Кабинеты карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.


Республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары булып 2014 елның апреленнән «Сәләт» фондының башкарма директоры булып эшләгән, аңа кадәр Татарстан Студентлар лигасын җитәкләгән Тимур Сөләйманов билгеләнде. Яңа вазыйфада ул балалар һәм яшьләр оешмалары, халыкара хезмәттәшлек һәм мәдәниара багланышлар юнәлешен алып барачак, шулай ук республика күләмендә креатив индустрияне үстерү өчен җавап бирәчәк.


Фото: Сәләт | Selet төркеме Фото: Сәләт | Selet төркеме

Яңа билгеләнеш белән котлап, күптәнге дустыбыз Тимур Җәүдәт улы белән элемтәгә кердек. «Планнар күп, аларны тормышка ашыру юллары тагын да. Җиң сызганып эшләргә мөмкинлекләр дә җитәрлек», – диде әңгәмәдәшебез. Элеккеге урында алмаш бармы дигән сорауга ул «Сәләт» – ул бердәм команда. Бергә эшләгән, лидер булып җитлеккәннәр арасыннан сайлау җиңел булмаса да, минем урынга лаеклы кеше килер дип өметләнәм», – дип җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ