Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби премияләре лауреатлары билгеле

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби премияләре лауреатлары идарә утырышында, һәрвакыттагыча, яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган.ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла лауреатларның барысының...

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби премияләре лауреатлары идарә утырышында, һәрвакыттагыча, яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган.
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла лауреатларның барысының бик күптән бу премияләргә лаеклы булуларын ассызыклады.
Гаяз Исхакый премиясе Мамадышта яшәүче, рус телендә иҗат итүче публицист Локман Закировка бирелә («Антиутописты» (Казан, 2019), «ЖЗЛ» (Казан, 2020). Публицистка 93 яшь.
Фатих Хөсни премиясенә Нурислам Хәсәнов лаек дип табылган («Язмыш җиле» (Идел-Пресс, 2019).
Һади Такташ премиясе Шигърият остаханәсе тәкъдим иткән шагыйрәгә — Чаллыда яшәүче Сирень Якуповага тапшырыла («Төшләремә яланаяк керәм…» (Рухият, 2020).
Туфан Миңнуллин премиясенә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында куелды «Абага алмасы ачы була» драмасы өчен Равил Сабыр лаек булган.
Абдулла Алиш премиясенең яңа лауреаты — Эльмира Шәрифуллина («Ак бүре турында баллада» поэмасы (Аудиокитап). Премиягә шагыйрәнең «Китап» радиосында әзерләнгән аудиокитабы лаек булган.
Әдәби премияләрнең былтыргы лауреатлары да әлегәчә премия акчаларын ала алмаган иде. Ркаил Зәйдулла аларга да акчаларының быел түләнәчәген вәгъдә итте.
Кандидатлар башта остаханәләр утырышларында карала. Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре дә үз кандидатларын тәкъдим итә. Соңрак кандидатлар идарә утырышында карала һәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. 
Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ