Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 450 гаилә «Яшь гаилә» программасы буенча тораклы булды

 Татарстанда 31 муниципаль берәмлектән 1 меңнән артык гаилә «Яшь гаилә» социаль ипотека программасында катнашуга теләк белдергән, шуларның 450се яңа торакка күчкән.Торак урыннар бирү тәртибе нәкъ...

 Татарстанда 31 муниципаль берәмлектән 1 меңнән артык гаилә «Яшь гаилә» социаль ипотека программасында катнашуга теләк белдергән, шуларның 450се яңа торакка күчкән.
Торак урыннар бирү тәртибе нәкъ бер ел элек расланган иде. Документ программада барлык яшь гаиләләрнең, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгульләрнең катнашу шартларын һәм критерийларын билгеләде. Бу инициативаны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тәкъдим итте һәм ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.
Программада теләсә кайсы яшь гаилә катнаша ала, ә гариза бирүче булып 35 яшькә кадәрге тулы булмаган гаиләдә яшәүче ир белән хатын яки ата-ана чыгыш ясый ала.
«Яшь гаилә» программасы шартлары буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык льготалы норма буенча билгеләнә — яшь гаиләнең бер әгъзасына 18 кв.метрдан кимрәк булган торак мәйданы туры килергә тиеш. Шулай ук дәгъвачы яшәү урыны буенча теркәлгән булырга һәм республика территориясендә эшләргә тиеш, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.
«Яшь гаилә» социаль ипотека программасы, муниципаль берәмлекләрдә документлар исемлеге һәм контактлар турында тулырак мәгълүматны министрлык сайтында «ТР яшьләренә торак» тематик бүлегендә белергә мөмкин. 
Чыганак: «Татар-информ»

Фото: pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ