Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 6 меңгә якын студент транспорт чыгымнарына компенсация алачак

Татарстанда "Транспорт гранты" 2011 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Өч ел элек программаның бюджеты 60 млн сумга кадәр арттырылган иде. Казанның югары уку йортларында, көллиятләрендә һәм техникумнарында...

Татарстанда "Транспорт гранты" 2011 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Өч ел элек программаның бюджеты 60 млн сумга кадәр арттырылган иде. Казанның югары уку йортларында, көллиятләрендә һәм техникумнарында белем алучы студентлар өчен бу түләү 11 мең сумны тәшкил итә. Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга районнары укучылары өчен транспорт гранты — 10 мең сум, калган муниципалитетлардан укучылар өчен - 8 мең сум.
Компенсациягә югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары дәгъва кыла ала. Балалар социаль яктан мохтаҗ (гаиләдә бер кешегә керем 20 мең сумнан артып китмәгән очракта) яки төрле конкурсларда, акцияләрдә һәм проектларда актив катнашучы булырга тиеш.
22 декабрьдә конкурс сайлап алуына йомгак ясалачак, ә 31 гыйнварга кадәр барлык студентларга акча күчереләчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ