Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Габдулла Тукайны искә алу көне узачак

15 апрельдә бөтен дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне билгеләп үтелә.Чаралар иртән Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салудан башланачак. Истәлекле чаралар Ту...

15 апрельдә бөтен дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне билгеләп үтелә.
Чаралар иртән Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салудан башланачак. Истәлекле чаралар Тукай Әдәби музеенда дәвам итәчәк.
11.00 сәгатьтә музейда әдәби-музыкаль кичә башлана, анда Тукай шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак. Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров һәм Искәндәр Биктаһиров, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әхмәт Кәримов, Раил Шәмсуаров һәм Илнур Закиров, халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Зәйнуллина һәм Розалия Зәкиева, Казан музыка көллияте студентлары Миләүшә Закирова, Илсаф Гыйльметдинов һәм Рөстәм Егоров чыгыш ясаячак.
12.00 сәгатьтә шагыйрьнең мемориаль предметлары турында «Ядкярләрдә Тукай рухы» дигән экскурсия узачак. Бу предметлар – музейның иң кыйммәтле һәм кызыклы экспонатлары. Алар арасында фаянс шкатулка, үрелгән юл кәрзине, сөлге, түбәтәй, көмеш каптыргычлар, карандашлар өчен металл стакан, фигуралы җиз кара савыты бар. Экскурсия барышында кунаклар шагыйрь тормышында бу әйберләрнең ничек барлыкка килүе һәм аларның музей фондларына керү тарихы турында беләчәкләр. Шулай ук Тукайның фотосурәтләре һәм исән чагында нәшер ителгән басмалары, шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета һәм журналлар редакцияләре, Тукай даирәсендәге кешеләрнең шәхси әйберләре һәм документлары турында сүз барачак.
14.00 сәгатьтә музейның Балалар үзәгендә укучылар өчен «Инде таныш сукмакларда» интерактив китабын тәкъдир итү булачак. Китап татар фольклоры белән таныштыра. Нигезендә - мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның «Казан татарлары мифологиясе» хезмәте, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең халык әкиятләренә сәнгатьчә караш.
15 апрель көнне музейга керү бушлай.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ