Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда ишегалды һәм паркларны төзекләнләндерү тулы көчкә бара

Республикабызда «Безнең ишегалды» дип аталган Президент программасын тормышка ашыру юнәлешендә актив эш алып барыла. Ишегалларын һәм парк, скверларны ремонтлауга керешкәнче, исемлеккә керергә тиешле о...

Республикабызда «Безнең ишегалды» дип аталган Президент программасын тормышка ашыру юнәлешендә актив эш алып барыла. Ишегалларын һәм парк, скверларны ремонтлауга керешкәнче, исемлеккә керергә тиешле объектлар буенча киң җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар узды. 2022–2024 елларда төзекләндерергә тиешле 4758 ишегалды булуы билгеләнгән иде. Моның буенча тавыш бирүдә 170 мең кеше, шул исәптән  35 мең казанлы катнашты. Алар беренче чиратта ремонт кирәк булганнарына өстенлек бирделәр. Быел исемлеккә Татарстандагы 40 районның ремонтлау кирәк булган 1200 ишегалды территорияләре кертелгән, бу җирлектә 289 мең кеше яшәвен дә искәртеп узу урынлы булыр. Чөнки ремонт-төзекләндерү эшләренә керешкәнче, ул тирәлектә яшәүче халык санының күпме булуы да исәпкә алына. Шунысы куанычлы: Әтнә, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Теләче районнарында әлеге Программада каралган ишегаллары тулысынча төзекләндерелгән. Республикабызда 2014 елга кадәр төзелгән күпкатлы йортлар тирәсендәге юлларны, тротуарларны ремонтлау, барлыгы 7 мең ишегалдын яңарту күздә тотыла.

Шул уңайдан  быелның 15 апрелендә 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалларын ачыклау буенча сораштыру, тавыш бирү башлануы хакында хәбәр иткән идек инде, әлеге чара 30 майда тәмамланачак. Анда, башка еллардан аермалы буларак, 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр татарстанлы, теге яки бу объектка карата gorodsreda.tatar.ru сайтына кереп, үз фикерен белдерә ала. Быелгы сораштыру, тавыш бирү исемлегенә Татарстандагы 3087 ишегалды кертелгән. Махсус программага кергән ишегалларының тулы исемлеге белән dvor.tatar. сайты аша танышырга мөмкин.
«Безнең ишегалды» программасына карата яңгыраш тапкан кайбер фикер-сораштыруларны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
– Ишегалларын ремонтлау буенча эзлекле рәвештә карар кабул итү һәм аны гамәлгә ашыру яшәү шартларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Тавыш бирүдә күппкатлы йортларда яшәүчеләрнең активлык күрсәтүе, минем карашымча, алар торган тирәлектәге ишегалды якын арада ремонтланачак дигән сүз. Үз чиратында  бу кешеләрдә төзекләндерелгән парк, ишегалларының киләчәктәге торышы өчен җаваплылык хисе бермә-бер арта, – ди Казандагы Талантлар университеты башкарма директоры Айдар Акмалов.

Әлеге фикер белән килешми мөмкин түгел. Үзенең йорт янын төзекләндергәндә киңәше, тавыш бирүе белән булса да катнашкан кеше, аның киләчәк язмышына да битараф калмаячак. Шәһәр һәм авылларның йөзе соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрә, күркәмрәк була баруында хөкүмәт органнары белән халыкның бер максатны алга куеп эшләве нәтиҗәсе ул. Моны читтән килгән кунаклар, туристлар да күреп ала, соклануларын белдерә. «Татарстан елдан-ел күзгә күренеп үзгәрә, матурая бара, – дип куәтли Чувашиядән килгән Альберт Комахидзе. – Монда халыкның актив катнашуы зур әһәмияткә ия, алар үзләре яшәгән мохиттәге ишегаллары, паркларның нинди булуына битараф булмауларын белгертәләр. Һәм бу чарада кулына паспорт алган яшүсмерләрнең катнаша алуы шулай ук игътибарга лаек. Аларга яши торган мохитләрен үзләренә формалаштырырга мөмкинлек бирелә. Татарстан тәҗрибәсе башка регионнар өчен дә үрнәк була ала».
– Шәһәр һәм авыллардагы яшәү урыннарында төзекләндерү эшләре башкару икътисади яктан караганда да файдалы, – дип саный икътисад фәннәре кандидаты Мөнир Гафиятуллин. – Ишегалларын, парк, скверларны ремонтлау конкурсында уңай бәя алган, җиңеп чыккан проектларны тормышка ашыру өчен бюджеттан акча каралган. Бу  үз чиратында  меңләгән кешене өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәргә җирлек бирә.
Татарстанда Программа гамәлгә кергәннән бирле 660 мең кеше яши торган йорт тирәләре, ягъни 2167 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, аларга яңа сулыш өрелгән. Әле алда тагын дистәләгән шундый объект үз чиратын көтә. Боларны уңышлы тормышка ашырган очракта, безнең шәһәрләр, бистәләр яшәү өчен уңайлы, матур һәм заманча да булачак. «Мондый мохиттә яшәве дә күңелле, җанга рәхәт»,  – диләр сораштыруда катнашкан шәһәр һәм авыл кешеләре. Шуңа да алар һәркемне «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән тавыш бирүдә актив катнашырга чакыралар.

Альберт ЗАҺИРОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ