Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда капиталь ремонт программасы – гамәлдә

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә торак-коммуналь хуҗалык программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов нәкъ әнә шулай дип...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә торак-коммуналь хуҗалык программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов нәкъ әнә шулай дип белдерде.
Матбугат конференциясе үзе барлы-юклы 15 минутлап кына барса да, һай, ул капиталь ремонт дигәннәре бик тә катлаулы, чыгымлы һәм мәшәкатьле эш шул! Искегә тотынганчы, яңаны төзү күпкә ансатрак, дип юкка гына әйтми торганнардыр инде.
Әйтик, республикабызда быел гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. м булган 942 күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясалырга тиеш. Елның яртысы үтсә дә, әлегә ул 48 процентка гына үтәлгән. Әле елның алты ае бар дип, төзүчеләребез капиталь ремонт уздыруны декабрь азагына ук калдырмасыннар иде инде. Бу бигрәк тә мәгариф учреждениеләре кагыла. Чөнки мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдә үк башлана. Шуңарчы капиталь ремонт планлаштырылган һәр мәктәп бинасы яңа уку башланганчы укучыларны үзенә тулы әзерлектә кабул итәрлек  булырга тиеш.
Быел республикабызда 29 мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелә. Әлегә аның өчесендә генә ремонт төгәлләнгән. Интернат мәктәпләрнең исә тугызында эш бара. Быел шулай ук 112 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган. Тик әлегә шуларның бишесендә генә ремонт төгәлләнгән. Болар: Чүпрәле районының Марс, Иске Чокалы, Чаллыдагы 3 нче «Әллүки», Кайбыч районының Мөрәле, Апас районының Зур Күккүз авылы балалар бакчалары. Ә калган 107 балалар бакчасы әлегә төзүчеләр карамагында.
Айрат Галләмов чыгышыннан аңлашылганча, республикабызда ресурс үзәкләрен, балаларның сәламәтләндерү лагерьларын, яшүсмерләр клубларын ремонтлау буенча да җиңне ныклап сызганасы бар әле.

                        Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ