Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда күп фунцияле үзәкләр өстәмә эш сәгатьләрен кыскарта

18 ноябрьдән Татарстанда күп функцияле үзәкләрнең барлык офислары элеккеге эш режимына кайта. Хәзерге вакытта алар ял көннәрсез эшли, дип хәбәр итте брифингта Татарстан Республикас...

18 ноябрьдән Татарстанда күп функцияле үзәкләрнең барлык офислары элеккеге эш режимына кайта. Хәзерге вакытта алар ял көннәрсез эшли, дип хәбәр итте брифингта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.
Казандагы барлык офислар октябрь уртасыннан алып хәзерге вакытта кадәр, ЕСИА хисап язмасын раслау буенча хезмәт күрсәтү өчен өстәмә вакытны исәпкә алып, 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләде. 18 ноябрьдән, кичке якта мөрәҗәгатьләр аз булу сәбәпле, Татарстан башкаласы бүлекләрендәге өстәмә эш сәгатьләре кыскара. Әмма иртәнге яктагы өстәмә эш сәгатьләре сакланачак.
Якшәмбе көннәрендә күп функцияле үзәкләр ЕСИА хисап язмасын раслау һәм вакцинация яки коронавирустан авырып савыгу турындагы сертификатларны бастырып чыгару буенча гына хезмәт күрсәтә. Хәзер «Минем документлар» офислары гариза бирүчеләр өчен якшәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли.
«11 октябрьдән без көчәйтелгән режимда эшләдек, ягъни иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр. Барлык ял көннәрендә, ноябрь бәйрәмнәрендә дә эш тукталмады. Әмма статистика күрсәткәнчә, 99% ка якын кеше безгә эш вакытында килә. Кичке алтыдан соң килүчеләр юк диярлек. Шуңа күрә, 18 ноябрьдән, күп функцияле үзәкләр үз эш режимына кайта дигән карар кабул иттек. Ләкин иртәнге якта без теләсә кайсы очракта сертификатлар бирү буенча хезмәт күрсәтәчәкбез», — диде Мозаффарова.
Шул ук вакытта КФҮ директоры атнага бер тапкыр барлык офислар 11.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип ассызыклады. «Ә Казанда мондый мөмкинлек өч офиста бар. Ягъни, шәһәрнең төрле районнарындагы 12 офисның өчесе һәрвакыт сигезгә кадәр эшли», — дип өстәде Мозаффарова.
Ул татарстанлыларга КФҮнең эш режимы турында белдерүләрен күзәтеп торырга яки бу мәсьәлә буенча колл-үзәккә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ