Татарстанда планлаштырылган 42 мәктәпнең 34 ендә капиталь ремонт башланды

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларына, гидротехник корылмаларга һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләренең торышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимындагы киңәшмәне Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Аерым алганда, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт дүрт республика һәм ике федераль программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Барлыгы 271 объектны тәртипкә китерү планлаштырыла, моның өчен  7 млрд 843 млн сум  акча каралган.

42 мәктәпнең  34 ендә подрядчиклар эшкә керешкән. Аларның үтәлеше 11 % тәшкил итә. Теләче һәм Чүпрәле районнары мәктәпләрендә спорт залларын ремонтлау эшләре 92 % ка үтәлгән.

Шулай ук тугыз ресурс үзәгенең алтысын төзекләндерү башланды, эшләр 19 % тәшкил итә. Дүрт тулай торакның икесе канунлаштырылган. Аларның берсе Казанда урнашкан, аны тәртипкә китерә башлаганнар инде ( 7 %  эш башкарылган).

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.