Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлылар 400 дән артык белем бирү программасы буенча һөнәр үзләштерә ала

Узган ел 2 меңнән артык кеше яңа белгечлек алган.Татарстан халкы «Демография» илкүләм проектының «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты буенча 400 дән артык программа буенча бушлай яңа һөн...

Узган ел 2 меңнән артык кеше яңа белгечлек алган.



Татарстан халкы «Демография» илкүләм проектының «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты буенча 400 дән артык программа буенча бушлай яңа һөнәр үзләштерә яки квалификацияне арттыра ала. Укуларда катнашу өчен гаризаны trudvsem.ru сайтында бирергә мөмкин.  Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.




Уку өчен җитештерү, мәгариф, төзелеш, хезмәт күрсәтү, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә юнәлешләрне сайлап була. Белгечлекләрнең тулы исемлеге программаның Татарстандагы региональ операторы – ТР Һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәге сайтында урнаштырылган.
2022 елдан башлап бушлай укуларны 35 яшькә кадәрге кешеләр уза ала, алар түбәндәге категорияләрнең берсенә туры килергә тиеш:
белем алу турындагы документ (квалификация) яки чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай һәм аннан да озаграк эшләмәүчеләр;
эштән азат ителү куркынычы астында торучылар (оешма юкка чыгу яисә эшчәнлек туктатылу, хезмәткәрләрнең саны яки штаты кимү сәбәпле эштән китү планлаштырылса);
урта һөнәри яки югары белемгә ия булмаучылар һәм хәзер тиешле программалар буенча белем алмаучылар;
укуларын быел тәмамлаучылар һәм мәшгульлек үзәкләре аша үзләренең белгечлекләре буенча эш таба алмаучылар.
2021 елдагы кебек үк, республикада яшәүче 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 3 яшькә кадәрге балалар караучы әниләр һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган эшсез кешеләр гариза тапшыра ала.
Тиздән, ничә яшь булуына карамастан, мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсезләр һәм эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләр (тулы булмаган эш көне режимын да кертеп, эшләрне вакытлыча туктатып тору, хезмәт хакын саклап калмыйча отпуск яллары бирү, хезмәткәрләрне эштән азат итү буенча чаралар үткәрү) укуга гариза бирә алачак.
Проект, имтихан тапшырганнан соң, һәр укучыны эшкә урнаштыруны күздә тота. Уку башланганчы укучы һәм предприятие тиешле килешүгә кул куя. Белгечлекләр исемлеге базар ихтыяҗларын, икътисадның төп тармаклары ихтыяҗларын исәпкә алып әзерләнгән. Укуларны узган укучылар үзмәшгульләр статусында эшли ала, шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә яки крестьян-фермер хуҗалыгы ачарга мөмкин.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ