Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның алдынгы укытучылары Казахстанда мастер-класслар үткәрде

Казахстан Республикасында Татарстан мәгарифе көннәре уза.  Бу уңайдан ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм укытучылар Уральск шәһәрендәге мәгариф оешмаларында казах теле буенча дәресләрдә, ш...

Казахстан Республикасында Татарстан мәгарифе көннәре уза.  Бу уңайдан ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм укытучылар Уральск шәһәрендәге мәгариф оешмаларында казах теле буенча дәресләрдә, шулай ук Габдулла Тукай музеенда булды, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте. 


Фото: mon.tatarstan.ru/ Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстанның алдынгы укытучылары мастер-класслар үткәрделәр, мәдәниятләр диалогы һәм туган телне саклап калу буенча фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштылар.


Моннан тыш, Г.Тукай исемендәге  Арча педагогика көллияте белән Ж. Досмухамедов исемендәге Көнбатыш Казахстан педагогика көллияте, шулай ук Казанның 2 нче лицей-интернаты белән Уральск шәһәрендә Назарбаевның Интеллектуаль физика-математика мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.


Казахстан укытучыларына күпьеллык хезмәтләре, яшьләргә белем бирү һәм татар халык традицияләре белән тәрбияләү өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ