Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның ике педагогы Дәүләт премиясенә ия булган

Казан һәм Яр Чаллы педагогларына М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен тапшырдылар. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.Премия лауреаты исеменә Яр Чал...

Казан һәм Яр Чаллы педагогларына М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен тапшырдылар. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Премия лауреаты исеменә Яр Чаллының Дмитрий Бәдретдинов ордены кавалеры исемендәге 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучы-логопеды Елена Азина һәм педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының юридик факультетының хокук теориясе һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире Елена Ибраһимова лаек булды.
Белешмә. М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ТР мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактикада, педагогик кадрлар әзерләүдә һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр кертүдә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online».

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ