Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин музей-салонына беренче сукмак салынды

Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Равил Фәйзуллинның музей-салоны үзенең ишекләрен ачты. Истәлекле вакыйга уңаеннан бирегә язучылар, журнал...

Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Равил Фәйзуллинның музей-салоны үзенең ишекләрен ачты. Истәлекле вакыйга уңаеннан бирегә язучылар, журналистлар һәм якташлары килгән иде.



Балык Бистәсе әдәбиятка һәм мәдәнияткә талантлы шәхесләрне мулдан биргән. Равил ага Фәйзуллин – шулар арасында иң якты балкыган йолдызларның берсе. Иҗатка ул бик яшьли килә, музейга куелган әйберләрдән генә дә яңа буын вәкилләре әдипнең бай иҗатын һәм тормыш юлын күз алдына китерә алыр. Без исә, аның иҗаты белән мәктәп елларында ук танышып үскән буын,  музей ачу тантанасында олпат әдип кичергән шатлыклы мизгелләрен күреп сокландык, горурландык.

Әлеге шатлыкны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов, Президент каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Татарстан Диния нәзарәте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Радик Исламов та ихлас уртаклашты, әдип иҗатына югары бәя бирделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Аларга башка катнашучыларныкы да кызыл җеп кебек ялганып китте.
 
Мәктәпләрдә соңгы елларда төрледән-төрле музейлар ачылу күркәм күренеш, язучыларыбыз музейлары да ел да артып тора. Моны Равил ага да билгеләп үтте, куануын белдерде. Әмма андагы экспонатлар еллар буе тузан җыеп ятса, халыкта, яшь буында кызыксыну уятмаса, аның геройларына бу дөньялыктан киткәч тә бик кыен булыр иде.

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин әнә шуларны алдан сиземләптер, музейханә оештыру эшенә үзе актив катнашкан һәм аны музей-салон буларак күрергә теләвен белдерәгән. Киләчәктә биредә әдәби очрашулар уздыру, туристлар белән аралашу да мөмкин булыр, дигән теләктә калды ул.
 
Олпат әдип әлеге бәхетле мизгелләрне бүләк итүчеләргә һәм музейханә ачу тантанасында катнашып, аның шаһитлары булганнарга үзенең олы рәхмәтен җиткерде. Сүзләрдән шигъри юллар үргән, аның һәр юлына тирән мәгънә салган һәм сигезенче дистә белән барган тормыш юлын да матур, бай, мәгънәле итеп үткәрүче Равил ага Фәйзуллин– татарда, татар әдәбиятында бердәнбер ул. Һәм шулай булып калыр да. Музей ачу тантанасында яңгыраган уй-теләкләр һәм бирегә урнаштырылган экспонатлар да шуңа дәлил.

Альберт САБИР
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ