Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның мәгариф оешмалары Казанда ярминкәгә җыелган

Казан агро-сәнәгать паркында мәгариф оешмаларының ярминкәсе уза. Татарстанның һәр районыннан диярлек мәктәп, көллият, иҗат йорты укучылары, укытучылары җитештергән яшелчә, азык-төлек продукцияляре, ку...

Казан агро-сәнәгать паркында мәгариф оешмаларының ярминкәсе уза. Татарстанның һәр районыннан диярлек мәктәп, көллият, иҗат йорты укучылары, укытучылары җитештергән яшелчә, азык-төлек продукцияляре, кул эшләнмәләре сатуга куелган. IMG_4159Ярминкәгә килгән Казан халкы өчен арзан бәяләр, экологик чиста ризыклар белән тулган киштәләр, күңелле концерт программасы чын мәгънәсендә бәйрәм ясаган. Мәсәлән, Арча педагогика көллияте студентларының чыгыш ясавын халык яратып күзәтте, телефон камераларына төшерүчеләр дә шактый күп булды. IMG_4138Икенче курс студенты Гүзәл Закированың искиткеч матур җырлавы күпләрнең йөрәгендә калгандыр, мәгаен. Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова сүзләренә караганда, көллият ярминкәгә үзешчән студентлар белән генә килмәгән, сату итергә 50 мең сумнан артык бәягә үзләре җитештергән яшелчә продукциясе дә алып килгән. Шулай ук Арча районының эшмәкәрләре спонсор ярдәме йөзеннән Арчада ясалган кул эшләнмәләрен, татлы ризыкларны бүләк итеп биргән.IMG_4143 Сатудан килгән акчаны студентларга иҗатта һәм спортта кирәк-яраклар өчен тотачаклар.
Кайбыч районы Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе җитештергән продукцияне директоры Фәнзилә Биктимерова мактый-мактый ярминкә кунакларына тәкъдим итә иде.IMG_4178Директор сүзләренә караганда, сатудан килгән акча укучыларның ашавына тотылачак. Мәктәптә 106 бала 8 авылдан йөреп белем ала. Мәктәп бакчасында җәй көне укучылар һәм укытучылар көче белән яшелчә үстерәләр икән. Хезмәтләре үзләре өчен: ашханәдә көненә ике мәртәбә ашау аена нибары 75 сумга төшә. Чагыштырыр өчен, Казан мәктәбендә беренче сыйныф баласының бер көнлек ашавына ата-ана 88 сум түли.
Ярминкәдә Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесен Ленар Гариповны күрдек. IMG_4186Җитәкче сүзләренә караганда, сату яхшы бара. Сәгать иртәнге тугызда товарның ятысы сатылып беткән иде инде.
Шулай ук Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахмановның да кәефе бәйрәмчә, яхшы иде, сатулары да уңышлы бара.IMG_4175Гомумән, ярминкәдә чын бәйрәм хисе хөкем сөрә. Иртәнге сәгатьләрдән үк Казан халкы мәгариф оешмаларының ярминкәсенә агыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ