Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы милли мәсьәләләр буенча "түгәрәк өстәл" үткәрде

Бүген «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе коллективы белән берлектә Татмедиа конференция залында "түгәрәк өстәл" узды.Фикер алышырга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәга...

Бүген «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе коллективы белән берлектә Татмедиа конференция залында "түгәрәк өстәл" узды.
Фикер алышырга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасы мөдире, Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллина, Татарстан ФАның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече  Рәйхана Баһавиева, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин һ.б. кунаклар килгән иде.

Биредә яңартылган федераль белем бирү стандартлары шартларында Казан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту,  милли тәрбия бирү, татар телендә дәреслекләр һәм укыту программасы әзерләү, милли белем бирүдә кадрлар туплау белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде.

 «Милли мәгарифнең бүгенгесен ничек бәялисез?» дигән соравыбызны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗановага юлладык . «Милли мәгарифнең үсеше, яшәеше өчен бүгенге көндә барлык шартлар да бар. Бу канун ягыннан дисеңме, материаль-методик яктан булсынмы, җитәкчелекнең аңлавы дип әйтимме, милли мәгарифнең бүгенге хәле тотрыклы. ТР Президенты каршындагы туган телне үстерү һәм саклау комиссиясе оешуы да безнең өчен терәк булды. Яңа электрон дәреслекләр, информацион контент эшләү, методик әсбаплар әзерләү  буенча киң күләмле, колачлы эш башкарыла. Ә инде үзгәрешләргә килгәндә, эшләребез тотрыклы барса, без шуңа шат. Җитәкче яхшымы дигәч  әйтәләр бит, яхшы зыян китерми, дип. Тынычлап, иркенләп эшләргә генә язсын», - дип белдерде ул.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин: «Укыту планнарын мәктәп хәл итә дип әйтелде. Беренче чиратта, әлбәттә, мәктәп директорыннан тора дип әйтер идем. Әгәр дә мәктәп директоры татар теленә якын килеп карый һәм аны кирәк дип саный икән, аның сүзен мәктәп тә, коллективы да тыңлый. Бүгенге көндә чагыштырып карасак, татар теле кайбер мәктәпләрдә 5 әр сәгать,  кайберләрендә 4 әр сәгать укытыла. Хәтта икешәр сәгать укытылучы мәктәпләр дә бар. Димәк, мәктәп җитәкчелеге укытучылар, ата-аналар белән җитәрлек күләмдә эш алып бармый», - дигән фикер җиткерде.
«Түгәрәк өстәл» гә җыелган кунаклардан шактый кызыклы фикерләр, милли мәгариф тармагында көтеләчәк үзгәрешләр, мәктәпләрдә татар теле  дәресләренә кагылышлы яңалыклар турында да ишеттек. Болар хакында сез тулырак  «Мәгариф» журналының июнь санында таныша аласыз.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ