Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татнефть» фәнни лидерлар мәктәбен ачты

"Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итүенчә «Татнефть» фәнни лидерлар мәктәбен ачкан. Биредә Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Томск, Якутск, Уфа һәм башка шәһәрләрдән илнең әйдәп баручы университетларының 2...

"Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итүенчә «Татнефть» фәнни лидерлар мәктәбен ачкан. Биредә Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Томск, Якутск, Уфа һәм башка шәһәрләрдән илнең әйдәп баручы университетларының 24 аспиранты һәм яшь галимнәре катнаша. 
Яшь галимнәр алты көн дәвамында Әлмәт нефть институты лаборатория-тикшеренү комплексы, компаниянең фәнни һәм практик мөмкинлекләре белән таныша. Ә «Татнефть» ясалма интеллект, BigData, машина белән укыту, модельләштерү, энергия саклаучы технологияләр, материал белеме өлкәсендәге иң перспективалы проектларны финанс һәм оештыру ягыннан гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.
«Без барыбыз да компаниянең озак еллар тотрыклы булуын телибез. Ә моңа фәнне үстереп кенә ирешеп була. Шуңа күрә «Татнефть»кә амбицияле яшьләр кирәк, без аларның эшенең Татарстанга һәм Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга файда китерүен телибез», – ди «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ