Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәҗрибәле укытучылар гувернер һөнәрен сайлый

Татарстанның тәҗрибәле укытучылары гувернер компетенциясен үзләштерергә тели. Бу турыда республикадагы Һөнәри алгарыш әзерлек үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Королева хәбәр итте. Һөнәри алгарыш әзе...

Татарстанның тәҗрибәле укытучылары гувернер компетенциясен үзләштерергә тели. Бу турыда республикадагы Һөнәри алгарыш әзерлек үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Королева хәбәр итте. 
Һөнәри алгарыш әзерлек үзәге Казанның педагогик көллияте базасында эшләп килә. Күптән түгел үзәк «Гувернер» компетенциясе буенча укыту турында игълан иткән.
«Әлеге компетенцияне үзләштерергә теләк белдерүчеләрнең күбесен педагоглар тәшкил итүе ачыкланды. Бу укытучылар, завучлар, мәктәп директорлары», - диде Королева.
Һөнәри алгарыш әзерлек үзәге мондый мөгаллимнәргә кыска укыту программасы тәкъдим итә.
«Гомере буе укытучы булып эшләгән кешеләрнең, лаеклы ялга чыккач, — 50, 55, 60 яшьтән соң —  гувернер буласы, өйдә кечкенә бала тәрбиялисе килә. Хәзерге вакытта мондый мөрәҗәгатьләр дә бар», - дип ачыклык кертте ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ