Логотип Магариф уку
Цитата:

Баш хәрефләр белән язылган затлар

Бөек зат дигәч, зур дәрәҗәләргә ирешкән, бөтен дөньяга танылган шәхесне күз алдына китерәсездер. Ә минем сүзем бөтен гомерен, көчен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган гади генә Кече Болгаер авылының мөгаллиме, Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Хафиз улы Миңнебаев хакында.

Ләйсән Вазыйх кызы Зиннәтуллина,
Апас урта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең инглиз теле укытучысы
Педагогик эш стажы – 14 ел.
 
Бөек  зат дигәч, зур дәрәҗәләргә ирешкән, бөтен дөньяга танылган шәхесне күз алдына китерәсездер.  Ә минем сүзем  бөтен гомерен, көчен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган гади генә Кече Болгаер авылының мөгаллиме, Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Хафиз улы Миңнебаев хакында.
Без барыбыз да Илдар Хафиз улы җитәкләгән мәктәптә хезмәт иттек, белем алдык. Ул, безнең юлны зур кояштай яктыртып,  маяк кебек алга әйдәп, һәр эшнең нәтиҗәле үтәлүен таләп итә иде.  Аны мәктәп рухы белән яшәгән нык имән агачына тиңләр идем. Эшләгән дәвердә без аның  күләгәсендә,  армый-талмый эшләдек, иҗат иттек, зур уңышларга ирешеп килдек. Ул һәрвакытта  да  безнең мәктәп, коллектив  дип янып яшәде.
Әлбәттә,  укытучылар күп. Үз эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр дә аз түгел. Әмма бөтен гомерен, сәламәтлеген, вакытын укучыларын йөзләгән конкурслар, олимпиадаларга әзерләгән, алай гына да түгел, һәр чараның татлы уңышын да татыган укытучыларны чын мәгънәсендә бөек укытучылар дияр идем.
Кайвакыт укытучылар мәктәпне икенче йортым дип атыйлар. Илдар Хафиз улы өчен беренче урында булды ул белем йорты. Кая гына эшләсә дә, ул эшләгән, җитәкләгән мәктәпләр республикада алдынгылар рәтендә иде. Һәр гаиләдә үрнәк шәхес булып яшәде ул. Укучыларның иң яраткан дәресләре – татар теле һәм татар әдәбияты иде. Алар арасында танылган журналистлар, тел белгечләре булу да – мөгаллимнең эш җимеше.
Илдар Хафиз улы, татар теле һәм әдәбиятының бөтен нечкәлекләрен өйрәтеп, туган телгә тирән мәхәббәт белән карарга, аны сакларга, якларга, милли телебездә һәр фикерне дөрес итеп белдерергә өйрәтте.
Көн дә туып торган яңа мәшәкатьләр белән йөгереп йөргән, һәр эшне хәл итәргә тырышкан  авторитетлы директор сыйныфтан тыш чараларга да вакыт таба иде. Тел белеме серләрен, язучылар тормышын, аларның әсәрләрен  тагын да тирәнрәк, ныграк  өйрәнү өчен  «Яшь камалчылар» түгәрәген әйдәп барды. Түгәрәккә йөрүче укучылар республика, район конкурсларында алдынгы урыннарны яуладылар.
Лаеклы ялга чыккач та, тынгысыз Илдар Хафиз улы, мәдрәсәгә укырга кереп, дин серләренә өйрәнә башлады.
Бүген мин Апас районы туган якны өйрәнү музеенда Илдар Хафиз улы турында калган истәлекләрне, дистәләгән мактау кәгазьләрен, фоторәсемнәр, аңа багышланган язмаларны карап чыктым.  Тәҗрибәле укытучы, оста оештыручының хезмәтләре югары бәяләнгән.  Ул – «Ел мәктәбе», «Ел директоры», «Ел укытучысы» конкурслары лауреаты. Исеме шулай ук «Лучшие люди  России» китабына кертелгән.
Исемнәре күп иде мөхтәрәм җитәкчебезнең. Һәр чыгарылыш бәйрәмендә укучыларга, яшьләргә матур теләкләр әйткәндә, киләчәктә баш хәрефтән язылырлык кешеләр булыгыз дип тели иде. Һичшиксез, зур кешеләр булдылар һәм булачаклар алар, Илдар Хафиз улы! Сез бит һәркемне Туган илне, туган телне яратырга, Ватан белән горурланырга, изге гамәлләр кылырга, башкаларның да  уңышлары  өчен  сөенергә, матурлыкны күрә һәм бәяли  белергә, эш белән рухланырга өйрәттегез. Без сезнең исемгә күләгә төшермәбез, хөрмәтле остазыбыз! Сезнең исем безнең күңелләрдә күптән баш хәрефтән язылган инде!

Фото Егора Мызника на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ