Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Гөлнара Фәрит кызы ХӘКИМҖАНОВА, Биектау районы Суыксу төп мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы. Педагогик стажы – 24 ел.Татар халкының үсеш стратегиясе – милли үзаңны үстерүгә, та...

Гөлнара Фәрит кызы ХӘКИМҖАНОВА,
Биектау районы Суыксу төп мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы.
Педагогик стажы – 24 ел.
Татар халкының үсеш стратегиясе – милли үзаңны үстерүгә, татарларны берләштерүгә нигезләнгән проект. Татар милләтенең абруен арттыру, милләтне милләт буларак саклау өчен нишләргә? Милли ризыкларыбызны, җырларыбызны, йолаларыбызны, сувенирларыбызны чит төбәкләрдә дә танытып, мәчетләребезнең, музейларның санын арттырып, сөйләмебезнең нәфис, тәэсирле, матур булуын югалтмыйча яшәвебез белән бу сорауны гамәли чишә алачакбыз.
Татар халкы гомер-гомергә кунакчыл булган. Халкыбыз гомер-гомергә якты йөз, ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алу гадәтен саклап яши. Чит төбәкләргә күчтәнәчкә түбәтәй, читек, чәкчәк бүләк ителә. Красноярскида булып узган Бөтендөнья студент-яшьләрнең Кышкы универсиада – 2019 спорт ярышлары вакытында Татарстаныбызның Биектау, Арча районы яшьләре килгән кунакларны кайнар өчпочмак белән сыйлаган. Бу ярышта алар, көненә 800 әр өчпочмак пешереп, тәэмин итеп торган. Бердән, бу гамәл яшьләрнең хезмәткә өйрәнүе булса, икенчедән, милли ризыкларыбызны республикабыздан читтә  дә таныту өчен зур мөмкинлек иде. Милли ризыкларыбызны, чын мәгънәсендә, бик яраталар. Лаеш районында экологик чиста чәй чыгарыла. Аны аэропортларда, тимер юл вокзалы киоскларында күчтәнәч итеп җибәрәләр. Безнең татар балы да чит төбәкләрдә кадерле. Сыйфат ягыннан  әйбәт, шунлыктан аны бик яраталар.
Татарстаныбыздан читтә яшәүче милләттәшләребез телебезне саклап яши, һәм алар безгә дә үрнәк булып тора. Телевидение, газета-журналлар аша да татар җыры, татар көйләренең яңгыравына милли җанлы кешеләребезнең залларда аягүрә торып кул чабуларын беләбез.
Ике ел рәттән, Халыкара татар теле олимпиадасында японнар беренчелекне алды. Димәк, алар үзләренә җиңү максатын куйганнар. Татар телен безгә караганда да камилрәк белә шул бу яшьләр.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чит илләрдә дә чыгышлар ясый. Фольклор ярышлар күп төбәкләрдә була һәм аларны саклауда татар мәктәпләренең роле зур. Нәкъ менә татар гимназияләрендә, татар мәктәпләрендә милли түгәрәкләр оештырыла. Әгерҗе районында Иж-Бубый мәктәбендә, Кукмараның Зур Сәрдек мәктәбендә милли түгәрәкләр киң җәелгән.  Үзебезнең Суыксу мәктәбендә дә милли түгәкләр эшләп килә.
Каз өмәләре, Нәүрүз, Сөмбелә, Сабантуй кебек бәйрәмнәр, йолалар татар халкының тормыш-көнкүрешен бизәп тора. Бәйрәмнәрнең географиясе киңәйгәннән-киңәя бара.
Татар киемле курчаклар, алар арасында татар кызы, татар егете, әби, бабай, гармунчы, тәсбихлар, магнит сувенирлар, мендәрләр, камзуллар, сумкалар, чүәкләр, калфаклар, савыт-сабалар, бөтиләр, санап бетергесез...
Уйларым эчендә уйларым... Эшче һөнәрләр никадәр күп кирәк бит!  Милли мәктәпне, татар халкының үзаңын үстерүче никадәр байлык!
Театрларда, мәдәни үзәкләрдә, транспортта гына да татар теленең яңгыравы, туган телдә аралашулар – нинди күңелле күренеш!
Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәктәп язмышын күзаллавымны дәвам итеп, авыл җирлегендә тел сакчысы булган, милли рухны буыннан-буынга тапшыручы авыл мәктәбе турында фикерләремә күчәм.
Мәктәбебездә укучыларның күбесе татар милләтеннән. Тәрбия сәгатьләрендә әдәби мирасыбыз, телебезнең матурлыгы, аһәңлеге, милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү, тыйнаклык беренче урында тора. Матур эчтәлекле чаралар да үткәрәбез. Мәсәлән, соңгы елларда «Бай тарихлы гүзәл ягым, Казан артым – Биектавым!», «Милләтләр дуслыгы», «Гаиләм шәҗәрәсе» исемле милли бәйрәмнәр үтте. 2018 елның декабрь аенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәбебездә татар халкының күренекле шәхесләре Әхмәтһади һәм Садри Максудиларның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырдык. Шушы чара бай эчтәлекле булуы белән бергә, милли рухта үтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән дә бергәләп милли чаралар оештырабыз. «Сөмбелә» бәйрәменә ел саен мәктәптә ярминкә үткәрелә. Бу бәйрәмгә укучыларыбыз, әти-әниләре белән берлектә, татар халык ашлары пешереп киләләр.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: мәктәптә үткәрелгән чараларның татар халкының үсеш стратегиясе булган милли мәктәп язмышында роле зур. Татар дөньясының  киләчәге, милләтебезнең яшәеше  өчен җан атып эшләүче яшьләребез булуы белән без горурланабыз. Хөснетдинова Сөмбелә, Сабирова Гөлфия, Гыймадиев Алмаз, Фәттахов Фәрхәт, Усманов Рәмисләрне мисал итеп китерә алам. Алар арасында мәдәният йортында эшләүчеләр, атаклы пешекчеләр, артистлар да бар. Үз һөнәрләренә бөтен күңелен биреп, яратып эшләүче егет, кызларыбызның хезмәтендә безнең дә өлешебез зур. Алар үзләренең тырыш хезмәтләре белән милләтебезгә файда китерәләр. Шундый яшьләребез булганда милләтебез яшәячәк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ