Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәк бүгенге укучыларыбыз кулында

Ирина Тимеркәй кызы ШАМУКАЕВА,Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы. Педагогик стажы – 21 елЗур үзгәрешләр чорында яшибез. Кешелек дөньясы көннән-көн...

Ирина Тимеркәй кызы ШАМУКАЕВА,
Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы. Педагогик стажы – 21 ел
Зур үзгәрешләр чорында яшибез. Кешелек дөньясы көннән-көн алга атлый, фән-техника яңалыклары тормышыбызның асылына әйләнеп бара. Әле кичә генә «компьютер», «ноутбук», «смартфон» дигән сузләрнең мәгънәсен белмәсәк, бүген инде аларның барысы да яшәешебездә киң кулланылыш тапты.
Әлбәттә, мәгариф өлкәсендә дә үзгәрешләр бик күп булды. Яңа белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә дәресләребез яңа алымнар белән баетылды. Бүгенге көн укучысы укытучыдан һәрдаим яналык көтә. Алар арасында сәләтле, иҗади фикерләүгә ия булган укучыларыбыз да шактый. Авыл мәктәбендә дә, район үзәкләрендә дә дә бүген шәһәр мәктәбе дәрәҗәсендә укучыларны кызыксындырган һәр өлкә буенча да түгәрәкләр эшләп килә, укучыларга үзләренең креативлыкларын тормышка ашыру, башкалар белән уртаклашу максатыннан бик күп конкурслар, фестивальләр үткәрелә.
Мәсәлән, WorldSkills International – талантлы балалар өчен иң яхшы һәм иң кирәкле чара. Анда катнашучылар һөнәри осталыклары буенча ярыша. Казанда узучы бу фестивальдә 60 тан артык илдән килгән яшь белгеч катнаша.
Россия 2012 елның маеннан WorldSkills International составында хәрәкәт юнәлешләрен актив рәвештә алга этәрә һәм яшь буын арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм бу өлкәдә белем бирү стандартларын күтәрү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра.
Нәрсә соң ул  WorldSkills International? Минемчә, ул – могҗиза.
Бу бәйгене «киләчәккә билет» дип тә атап була, чөнки укучы, бик күп сынаулар аша узып, үзе теләгән төп һөнәрен таба һәм өйрәнә. Бу бәйгеләр укучыларның киләчәк тормышына нигез булып тора, аларга дөрес юл табарга ярдәм итә. Мәсәлән, медицина өлкәсе белән кызыксынган укучы яңа проект өстендә эшли һәм моңа кадәр булмаган ачышын тәкъдим итә. Сенсорлы терминалга кулны куйгач, экранга кешедәге авырулар һәм аны хәл итү юллары күренә. Ә ин мөһиме – авыруны үләннәр ярдәмендә дәвалау. Бу алым һәр дару үләненең файдалы икәнлеген раслауга бер адым да булып тора.
Укучы шушы проектын чынга ашыру һәм мондый ачышны ничек куллану юлларын күрсәтә. Әлбәттә, бу проект бик актуаль. Чөнки  яшь буында да кечкенәдән үк  куркыныч авырулар барлыкка килү очраклары бар. Тәкъдим ителгән әлеге ачыш бик күп авыруларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Шуны әйтәсем килә: бу проектлар  укучыларга яңалыкларга омтылуда һәм аларны тормышка ашыруда зур стимул булып тора. Укучы, үз проектлары белән уңышларга ирешеп, төрле күләмдәге премиягә, бүләкләргә  лаек була ала. Ә бу нәтиҗәләр яшьләргә зур теләкләрен чынга ашыруга зур мөмкинлекләр тудыра.
Шулай итеп, булачак һөнәргә зур адым ясала. Бу фестивальләрдә катнашып, ниндидер дәрәҗәләргә ирешү өчен укучы тырыш булырга, һәрдаим укып, эзләнергә, үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга тиеш. Әлбәттә, нинди генә заман булмасын, бу яңа ачышларны булдырырга ярдәм итүче, дөрес юнәлеш бирүче кеше – һәрвакытта да УКЫТУЧЫ. Бу максатчанлык сыйфатларын укучыда кече яшьтән тәрбияләү, аны туктаусыз үстерү авыл укытучысыннан да заманча фикерләүне, үз заманыннан бер адым алга атлауны таләп итә.
Үзебезнең талантлы укучыларыбызны да шушы фестивальләрдә күрергә өметләнеп калабыз һәм һәр катнашучыга яңалыкларга омтылуда, иҗади ачышлар ясауда уңышлар телибез.
Хәзерге вакытта белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәткәндә генә уңышларга ирешеп була. Ике милләт вәкилләрен  берләштергән тату һәм бердәм коллективыбыз, бу яңа сулышны һәрлаим тоеп, ирешелгән уңышларны барлап, алга яңа максатлар куеп эшли.
Укытучыларыбыз бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшләргә сәләтле, чөнки заман шуны таләп итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ