Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәк синең кулыңда

Ильмира Габделхак  кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА, Арча районының Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе филиалы – Мөндеш башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучыс...

Ильмира Габделхак  кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Арча районының Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе филиалы – Мөндеш башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Заман, безнең алга яңа, тагы да катлаулырак, колачлырак бурычлар куя. Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми. Илебезгә сыйфатлы белем алган, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхесләр кирәк. Икенче буын дәүләт стандартлары нигезендә дә башлангыч мәктәп яшендәге укучы бала иҗади фикерләүче, һәрвакыт үз белемен күтәрүгә ихтыяҗы булган, белгәннәрен көндәлек тормышта кулланырга сәләтле шәхес тәрбияләү төп бурычларның берсе булып тора. Ә бу бурычларны гамәлгә ашыруда дәрестән тыш эшчәнлек башлангыч сыйныфлардан ук укучыларны заман таләп иткән эшлекле шәхес итеп тәрбияләргә, һөнәр сайлауга әзерләргә, бигрәк тә авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрнең әһәмиятен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балалар фольклорыннан татар халкы һөнәрләрен барлау, әдәби әсәрләр аша төрле профессия кешеләре белән танышу, һөнәрләрнең тарихын барлау, һөнәри бәйрәмнәрне шушы профессия кешеләре катнашында үткәрү укучыларда тирән кызыксыну уята. Хезмәт урыннарына ясалган экскурсияләр, төрле һөнәр кешеләре белән очрашулар укучыга кече яшьтән үк үзенә ошаган һөнәрне сайларга, үз алдына максат куеп укырга һәм шөгыльләнергә ярдәм итә. Сайлаган һөнәреңне намус белән башкарырга, уйлаган эшләреңне вакытында үтәп чыгарга кирәклеген кисәткән һәм борынгыдан килгән татар халык мәкальләре бар. «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Калган эшкә кар ява», «Эше барның – ашы бар», «Эш – кешенең көзгесе», «Хөрмәт сөйсәң – хезмәт сөй», «Тирләп эшләсәң – тирләп ашарсың» кебек мәкальләр һөнәргә өйрәнүнең җиңел генә бирелмәгәнлеген азсызыклый.
Һөнәр ул – кешенең төп эше, шөгыле, барлык һөнәрләрнең дә яхшы, кирәк булуын балаларга кече яшьтән даими аңлата барып, аларның үзләре теләгән, мөмкинлекләренә туры килгән һөнәрне сайлауларына ярдәм итүдә, әлбәттә башлангыч сыйныф укытучысының роле зур.
2019 нчы ел Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» буларак уза. Алда санап киткән бурыч һәм максатларны истә тотып, безнең Мөндеш башлангыч мәктәбендә «WorldSkills Казан-2019 – киләчәк синең кулыңда» дип аталган кичә-очрашу үтте. Чемпионатның талисманнары – Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кыз укучыларны вакыт машинасында киләчәккә сәяхәткә алып киттеләр. Бу ике яшь профессионалның, легенда буенча, фәннең, техниканың һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә дә белмәгәннәре юк һәм алар уңышка ирешер өчен кирәкле барлык күнекмәләргә һәм белемнәргә дә ия. Алтын һәм Алмаз үз белгәннәрен укучылар белән дә уртаклаштылар. Талисманнар яшьлекне, осталыкны, интеллектны һәм дуслыкны гәүдәләндерәләр. Алар үзләре үрнәгендә һәм Чемпионатның «Киләчәк синең кулыңда» слоганы белән барлык кешеләрне дә рухландырып торалар. Укучылар белән очрашуга авылыбыз китапханәчесе Шәмсетдинова Миляүшә Нургали кызы да чакырулы иде. Ул китапханәче һөнәре, бу эшнең җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган һөнәр булуы белән таныштырды. Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп, исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләп, китапның иң кызыклы өлешен укып күрсәтү, аны тулаем уку өчен этәргеч булып торуын әйтте. Халкыбызның танылган шагыйре Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәү» шигырьләрен дә кулланып, кирәкле нәтиҗәләрне балалар күңеленә сала барды. Ә укытучы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы укучыларны хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр белән таныштырып, кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайлау турында уйланулар, киләчәктә хезмәт юлына юнәлеш бирүдә әһәмиятле урын булуын төшендерде. Укучылар үзләре үскәч нинди һөнәр сайларга теләүләрен җиткерделәр.
«Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрнең кайсын гына сайласак та, авырлыклардан курыкмаска кирәк, яраткан эшеңне тырышып башкарганда гына һәркем бәхетле була. Һөнәр кием түгел, охшамаса аны еш алыштырып булмый, аны сайлауга җитди карарга кирәклеге әйтелде.
Авылыбызның шәхси эшмәкәре, күп һөнәрләргә ия, оста куллы кеше Шәмсетдинов Таһир Хафиз улы да укучыларга үз киңәшләрен бирде. «Бүгенге көн хезмәт базарына күз салсак, хәзер анда нинди генә белгечлекләр юк! Тормыш алга барган саен, аларның төрләре дә һаман арта бара. Статистик мәгълүматлар буенча 40 меңнән артык һөнәр булуы билгеле. Шуңа күрә укучыларны, нинди һөнәр сайларга? дигән сорау борчый. Элегрәк юрист, икътисад белгечлекләре өстенлек итсә, бүгенге көндә яңа юнәлештәге көллиятләр, югары белем бирә торган уку йортлары ачыла. Яшьләр дә замана белән бергә атларга, югалып калмаска тиешләр, чөнки һөнәрне дөрес сайлау кешегә илһам чыганагы булса, ул әле гаиләне тәэмин итү мөмкинлеге дә. Һәркем иртән теләп эшкә барса, ә кичен сагынып гаиләсенә кайта икән, тормышта үз язмышыннан зарланучылар сирәк булачак», – диде ул. Таһир Хафиз улы, «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» дигән мәкальне күз алдында тотып, укучыларны сантехника һөнәре серләренә төшендерде, полипропилен материал белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен, эш тәртибен аңлатып, мастер-класс күрсәтте, робот моделе ясады. Укучылар кызыксынып, шаккатып утырдылар. Гади генә торбалардан менә нәрсәләр ясап була икән бит! Могҗиза!
Очрашу ахырына нәтиҗә ясаганда, укучылар, һөнәрең булса, тормышта яшәргә була, һөнәрле кеше беркайда да югалмый, киләчәктә сайлаган һөнәрең үзеңә ошарга һәм башкаларга файда китерергә тиеш дигән фикерләрен әйттеләр. Чемпионат укучыларның эшче һөнәрләрен сайлауда мөһим роль уйнар, Казанда үтәчәк чемпионатта катнашкан яшьләр тәҗрибәсен мәктәпләребез дә теләп кабул итәрләр, чөнки киләчәк алар кулында!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ