Манкортлар хәлендә калмыйк!

Гүзәл Ирек кызы ХӘСӘНОВА,

Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең

I квалификация категорияле математика укытучысы.

Педагогик эш стажы – 25 ел.

«Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән».

                                                                       (Гомәр Бәширов)

Тел – кешенең аралашу чарасы. Туган тел һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштыруда зур роль уйный.

Татар теле – татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле. Таралышы буенча Россиядә икенче тел булып тора. Хәтта ЮНЕСКО игълан иткән иң күп аралаша торган 14 тел исемлегенә дә керә икән.

Татар теленең бүгенге хәле ничек соң? Аралашу чарасы буларак татар теле киң кулланыламы? Татар телен киләчәктә ни көтә? Бүгенге буын вәкилләре туган телен киләчәк буынга тапшыра алырмы? Туган телгә битараф булмаган кешеләрне менә шундый сораулар борчый.

Татар теленең бүгенге хәлен аңлар өчен, балаларыбызны тыңлап карарга кирәк. Авылга, дәү әни-дәү әти янына кунакка кайткан татар баласы бер сүзне –татарча, биш-алтыны русча кыстырып сөйләшә. Араларында бер сүз татарча белмәүчеләр дә юк түгел. Чын татар милләтеннән булган балага сорау бирсәң аңламый карап тора. Үз ана телләрендә сөйләшә алмаган, гореф-гадәтләрен белмәгән буын киләчәк буынга ни тапшырыр?! Буыннар чылбыры өзелә, үз милләтенең тарихын белмәгән татар баласы үсәчәк. Уйларга да куркыныч.

Узган ел хезмәттәшләребез Арчада узган фәнни-гамәли конференциядә катнашып кайттылар. Америкада яшәүче милләттәшебез полилингваль белем бирүче университетларның берсендә инглиз телен өйрәтә икән. Алты тел белүен әйткән. Кызыксынып: «Үз ана телен беләме икән?» – дип сорамый түзә алмадым. Тискәре җавап ишеткәч, бу ханымга соклануым юкка чыкты. Алты телне өйрәнә алып та, үз ана телеңне белмәү ничек була инде ул?!

Әлбәттә, араларында рус мохитендә  яшәп, укып йөрүче, шул ук вакытта дөрес итеп татарча сөйләшүчеләр дә бар. Хәтта үзе башка милләт кешесе булып, татар телендә иркен сөйләшүчеләр дә юк түгел. Авылыбызга кайтып йөрүче килен – Лена – татарча сөйләшеп шаккатырды. «Син үзең – Елена исемле, ә татар телендә иркен сөйләшә аласың. Ничек алай ул? Әллә син татармы?» – дип сорау бирми булдыра алмадым. «Мин – Буада үскән рус кызы. Татар телен мәктәптә өйрәндем. Иптәш кызларым да татарлар иде. Татар телендә аралаштык», – дигән җавап ишеттем. Әйе, Ленага татар телен белү комачау итми. Киресенчә, ярдәм итә генә. Гаиләсендә татар телендә аралаша ала. Балалары ике телне дә өйрәнеп үсәләр.

Татар телен белүне дәүләтебез дә игътибарга алсын иде. Дәүләт телләре буларак, хезмәткәрләргә рус һәм татар телен камил белгән өчен хезмәт хакларына өстәмәләр булса, татар телен өйрәнүгә кызыксыну артыр. Ике як та канәгать булыр иде: хезмәткәр дә, мөрәҗәгать итүче гражданнар да. Лена кебекләрнең саны да артыр иде. Аннан соң  шуны да әйтеп узарга кирәк: күп тел белгән саен, кеше белемлерәк була, фикер йөртү мөмкинлеге киңәя генә.

Сөйләм теле белән генә мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны үстереп, алга җибәреп булмый. Димәк, болай барса, акрынлап бар да юкка чыгачак; тарихыбызны, телебезне өйрәтүче калмый. Телсез милләт була алмый. Аның тарихы да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә югалачак. Милли үзаң юкка чыга, андый кеше халкының, милләтенең киләчәге турында уйламый.

Татар телен саклау, аны үстерүдә мәктәпләр, бигрәк тә татар телендә белем бирүче авыл мәктәпләре, зур роль уйный. Үсеп килүче буынга татар милләтенең  гореф-гадәтләрен тапшыручы да – авыл мәктәпләре.

Авыл мәктәпләренең чишәсе мәсьәләләре дә күп. Татарстанда 1402 мәктәп булып, шуларның 679 ы – татар мәктәбе. Ләкин 679 ы да татар телендә белем бирәме икән? Кәгазьдә татар мәктәбе, ә чынлыкта рус телендә белем бирә торган мәктәпләр дә бар. Шундый мәктәпләрнең берсе үзебезнең Биектау районында да бар икәнен беләм. Ә менә Югары Ослан районында бер генә татар мәктәбе дә юк икәне бөтенләй шаккатыра. Югыйсә, район халкының 17 % ы – татарлар. Аларның татар телендә белем аласылары килмиме икәнни?!

Сәбәбе дә билгеле: Бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә бирергә дигән карар барына да балта белән чапкан кебек булды. Татар мәктәпләрендә фәннәр русча укытыла башлады. Рус теленнән башка телләрне өйрәнүгә игътибар кимеде. Телләрне өйрәнүне ата-аналар теләгенә калдырдылар. Сәгатьләр саны да бермә-бер кимеде. Барлык игътибар русча БДИ бирүгә юнәлдерелде. Ата-аналарны да гаепләп булмый. Алар балаларының киләчәге өчен борчыла.

Узган гасырның 90 нчы елларында туган телне өйрәнү өчен бик күп мөмкинлекләр ачылган иде югыйсә. Педагогия институтында татар телендә белем бирүче укытучылар әзерли торган татар төркемнәре барлыкка килде. Бүгенге буын авыл укытучыларының күбесен шулар тәшкил итә. Институтлар КФУга берләшеп, үзгәрешләр булгач, татар төркемнәре кыскартылды, бетерелде. «Киләчәктә авыл мәктәпләрендә белем бирүче кадрлар булырмы икән?» дигән сорау күңелне борчый.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республикабызда төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Күркәм күренеш быел гына түгел, һәрвакыт шулай булсын иде. Ләкин телебезне, милләтебезне саклар өчен болар гына аз. Телләрне өйрәнүгә бер үк шартлар булдырырга, БДИ татар мәктәпләре өчен татар телендә, рус һәм татар телләре, дәүләт телләре  буларак, бер үк хокукларга ия булып, рус һәм татар теле сәгатьләре тигез өйрәнелсен иде. Татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерли торган төркемнәрне яңадан булдырырга кирәк. Бүгеннән үк җиң сызганып тотыну зарур, юкса соң булырга мөмкин. Телен, милләтен онытырга мәҗбүр булган манкортлар хәлендә калмасак иде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.