Логотип Магариф уку
Цитата:

Замана яңа һөнәрләр таләп итә

Эльмира Кашаф кызы СӘГЪДИЕВА,  Биектау  районының  Суыксу төп мәктәбе I квалификацион    категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик эш стажы - 28 ел“Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи...

Эльмира Кашаф кызы СӘГЪДИЕВА, 
Биектау  районының  Суыксу төп мәктәбе I квалификацион    категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы - 28 ел
“Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”, “Эше барның ашы бар”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” кебек мәкальләренең актуальлеге арта барган җәмгыятьтә яшибез без бүген.
Бүгенге яңарыш заманында республикабызда эшче һөнәре белгечләре җитешми. Шул уңайдан, яшьләрне эшкә кызыксындыру өчен, төрле чаралар уйлап табыла. Нәкъ менә быелгы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде. Башкалабыз Казанда август аенда  “WorldSkills”– эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты узачак. Һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, ничек ялгышмаска? Киләчәгеңне тәэмин итәрлек кирәкле һөнәрне  ничек сайларга?  Үз сәләтен ачу өчен “WorldSkills” балага  нинди этәргеч ясый ала? Шул сорауларга җавап эзләп карыйк әле.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында электән үк иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булды.   Дөрес сайланган һөнәр – ул синең киләчәгең. Заман  үзгәрә барган саен, тормыш кануннары яңа һөнәрләр таләп итә. Һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә тиешлеген укучы мәктәпне тәмамлаганда яхшы белергә тиеш, әмма күп бала бу мәсьәләдә аптырап, билгесезлек  алдында кала. Бала  гына түгел, ул ата-анада да   сорау тудыра.
Үзебезнең буын  яшьләрен искә төшергәндә, XX гасырның 80 нче, 90 нчы еллары күз алдына килә. Ул чорларда без, авыл балалары, күбрәк укытучы, агроном, сыер савучы, инженер, табиб, тәрбияче, сатучы кебек һөнәр ияләрен генә күреп үстек. Авыл җирлегендә колхозларның, оешмаларның гөрләп эшләп яткан чагы иде. Алган  һөнәрләребез белән без бернинди авырлыкларсыз авылда да, шәһәрдә дә төпләнеп эшли алдык. Гаиләдә әти-әниләребез дә кечкенәдән безне кул эшләренә өйрәтеп үстерделәр. Әти улны, әни кызны үз янында эшкә, хезмәткә өйрәтте. Шунлыктан, безнең буын кешеләре кечкенәдән  хезмәтнең тәмен татып, эшләп тапканның кадерен белеп үстек.
...Хәзер башка заман. Балаларның тормышка карашлары да башка. Безгә караганда алар күпкә белемлеләр, шулай булуга карамастан тормышта килеп туган гади генә мәсьәләләрне хәл иткәндә дә яшьләрнең күбесе аптырап, каушап калучан.
Бүгенге көндә хезмәт тәрбиясе күбрәк авылларда гына саклана, әмма яшьләргә алган һөнәр буенча эшләү мөмкинлеге аз. Сайлаган эш  күңелгә ятышлы, тормыш өчен әһәмиятле булса җәмгыятьттә үз урыныңны табып, файдалы кеше булып яшисең дигән сүз.  Безнең Биектау районы Суыксу гомуми төп белем бирү мәктәбендә дә бу юнәлеш буенча эш җәелдерелгән. Без балаларга теоретик белемнәрне тормышта кулланырга дә өйрәтәбез. Мин үзем туган (татар) тел белән беррәттән, технология фәнен дә укытам. Технология дәресләрендә тормышта иң кирәкле булган һөнәрләргә кызларны да, егетләрне дә өйрәтәм. Балалар дәрестә үз куллары белән могҗиза тудыралар. Мәктәптән алган  башлангыч һөнәрләре белән алар тормышта үз юлларын таба алалар, хезмәт кешеләре булып, авылны ямьләндереп яшиләр.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: һөнәр сайлаганда “WorldSkills” программасы нигезендә бала яңа һөнәргә өйрәнә, аны тормышта куллану өчен шартлар белән таныша, эштән курыкмаска өйрәнә. Бу кызыксындыра торган проектны бик отышлы  дип саныйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ