Логотип Магариф уку
Цитата:

Тел күрке - сүз

Бүген, 26 мартта,  Казанда «Милли  сәнгать  һәм  әдәбиятларның  үзара  бәйләнеше контекстында  татар  әдәбияты  һәм  мәдәнияте» шигаре  астында х...

Бүген, 26 мартта,  Казанда «Милли  сәнгать  һәм  әдәбиятларның  үзара  бәйләнеше контекстында  татар  әдәбияты  һәм  мәдәнияте» шигаре  астында халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Анда  Татарстанның күренекле галимнәре  белән  беррәттән  Россия  һәм чит илләрдә  яшәүче  фән эшлеклеләре  дә  чакырулы.

Фәнни  мәҗлеснең  киңкырлы шәхес: диктор,  педагог,  әдәби  тәнкыйьтче, җәмәгать эшлеклесе  буларак танылган,   Казан  федераль  университеты  профессоры, филология  фәннәре  докторы, сәнгать һәм фән академигы (Санкт-Петербург), Халыкара  төрки  академиясенең  хакыйкый әгъзасы Фоат  Галимуллинның  80 яшь  тулган  көннәргә  туры килүе  аның әһәмиятен тагы да арттыра төште. Конференцияне  рәсми ачу өлешендә юбиляр адресына  байтак җылы  котлау һәм  рәхмәт сүзләрен чордашлары, сердәшләре-фикердәшләре, хезмәттәшләре һәм  дә рәсми оешма җитәкчеләре ирештерде.  Татарстан фән һәм мәгариф министры  Илсур Һадиуллинның җылы котлавына Казахстаннан  Л. Н . Гумелев  исемендәге  Евразия милли университеты  профессоры, филология фәннәре докторы  Кадиша ханым Нургалиның онлайн тәбрикләве килеп кушыла.  Түземлек белән сүз биргәннәрен көтеп алган чордашлары, фикердәшләре  – тәнкыйтьче, әдәбият  галиме Тәлгат  Галиуллин, күренекле  галим,  профессор  Хатыйп  Миңнегулов, язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, халык  шагыйре  Ренат  Харис бу истәлекле көндә котлауларга үреп, галим Фоат Галимуллинның фәнни- иҗади хезмәтен ассызыклап үттеләр. «Без 41 нче ел балалары,  югалып калмадык, тормышта үз урыныбызны таптык. Арабыздан  күп  язучылар,  галимнәр чыгуы шуңа бер дәлил», – дип әйтүләре шуңа ишарә иде. 



 


 
Пленар утырыштан  соң галимнәр  секцияләргә  бүленеп, туган  телләрне  һәм  әдәбиятларны  мәктәпләрдә,  югары  уку йортларында  яңача  укыту  алымнарына һәм  тел-әдәбият  өлкәсенә    башка  мөһим  мәсьәләләргә  кагылышлы   чыгышлары белән куандырдылар  һәм  фикер алыштылар.  Аерым алганда, Адыгея  галиме  Сара Ситимованың  Россия  халыклары  телләре  буенча  дәреслекләр  һәм  методик  әсбаплар эшләүдә  яңа алымнарга, ә Каракалпакстан  галиме  К. Юсуповның   каракалпак  әдәбиятын  укытуда  заманча  педагогик  ысуллар  куллану мәсьәләләренә,  Казан  федераль  институты  профессоры, педагогика  фәннәре  докторы  Фираз  Харисовның татар  теле  дәресләрен  системалы-эшчәнлекле  юнәлеш  буенча  уздыруга бәйле  чыгышлары күпләрне кызыксындыра  торган темалар.
Галим  Фоат  Галимуллинның  фәнни  һәм  әдәби эшчәнлегенә бәя буларак яңгыраган,   филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай  исемендәге Арча  педагогия  көллиятенең  татар  теле һәм әдәбияты  укытучысы   Әлфия Төхфәтуллина,  әдәбият  галиме, КФУ  доценты  Әлфия  Мотыйгуллинаның   чыгышлары да  игътибарга лаек.
Конференция кысаларында ике көн дәвамында йөзгә якын чыгыш ясау каралган.
 
Альберт ЗАһИРОВ

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ