Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләчедә мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Соңгы елларда беренче сыйныфка укырга җыенучы аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызларга  уку кирәк-яраклары салынган букчалар биреп күңелләрен күтәрү матур традициягә  әй...

Соңгы елларда беренче сыйныфка укырга җыенучы аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызларга  уку кирәк-яраклары салынган букчалар биреп күңелләрен күтәрү матур традициягә  әйләнде.  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән әлеге күркәм акциядә  республикабызның Транспорт һәм юл хуҗалыгы  министрлыгы  да актив  катнашып килә. Кичә әлеге тармак министры урынбасары  Айрат Усманов Теләчедә булып 90 балага яңа букчалар бүләк итте. Бу чара районның үзәк паркында тантаналы төстә узды.
Кулларына бүләк алган  1 нче сыйныфка җыенучы малай-кызларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте. Кайберләре, кызыксынуларын баса алмыйча, букчасына  салынган күчтәнәчләрне барлый ук башлады. Анда ниләр генә юк: төсле карандашлар, фломастер, дәфтәрләр, төсле  кәгазьләр, пластилин,  рәсем ясау өчен гуаше, пумаласы, дәфтәре, ручкасы – саный китсәң ни генә юк. 
Әлеге чарага балалары белән килгән әниләр-әбиләрнең дә йөзләрендә шатлык нурлары иде. Шатланырлык та шул, алар чорында мондый кайгыртучанлык булмады, ә мохтаҗлык бар иде. Шуңа да алар бу акцияне оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Балалар да сынатмаска, мәктәпкә баргач, тырышып укырга сүз бирделәр.
                                                                    Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ