Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры гастрольләре

Татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Тинчурин театры сентябрьдән декабрьгәчә Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә спектакльләр күрсәтәчәк. «21 сентябрь –...

Татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Тинчурин театры сентябрьдән декабрьгәчә Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә спектакльләр күрсәтәчәк. 
«21 сентябрь – Яшел Үзәндә, 22 сентябрь – Әлкидә, 27 сентябрь – Мамадышта, 28 сентябрь – Арчада, 29 сентябрь – Васильево бистәсендә, 4 октябрьдә Югары Осланда «Беренче театр» комедиясе күрсәтелә. Спектакльне «Пушкин картасы» карарга мөмкин булачак» дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

20 октябрьдә театр коллективы Балык Бистәсенә «Гомер буе сине көтәм» спектаклен алып барырга планлаштыра.
Тинчурин театры артистлары 6 октябрь – Баулы шәһәрендә, 7 октябрь – Азнакай шәһәрендә, 9 ноябрь – Кайбычта, 10 ноябрь – Балтачта, 1 декабрьдә Кукмарада «Кияү урлау» комедиясен күрсәтәчәк.
11–12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллы, 13 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә «Кияу урлау», «Мәхәббәт баскычы», «Беренче театр» комедияләрен тәкъдим итә.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ