Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры укучылар һәм студентлар арасында театр айлыгы башлады

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында театр айлыгы башлап җибәрде. Биредә ай дәвамында укучылар һәм студентларга Пушкин картасы белән...

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында театр айлыгы башлап җибәрде. Биредә ай дәвамында укучылар һәм студентларга Пушкин картасы белән “Без – кырык беренче ел балалары”, “Асылкош” спектакле күрсәтеләчәк.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, театр спектакльләр аша Татарстан укучылары, студентлары арасында туган телгә, әдәбияткә, мәдәнияткә ихтирам тәрбияләү миссиясен дәвам итә.
Шул уңайдан театрда балалар көне дә оештырылачак. 27 март – театр көнендә Туфан Имаметдинов куйган “Асылкош” спектаклен көндез һәм кич карап булачак. Спектакль алдыннан танылган дизайнер Наҗия Галимова уздырган мастер-класска катнашу мөмкинлеге дә бар.
Айлык кысаларында Тинчурин театры районнарга сәфәргә җыена. Шулай ук театрга экскурсияләр дә оештырылачак, дип хәбәр итәләр Тинчурин театрының матбугат үзәгеннән.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ