Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрына “Кунак бүлмәсе”нә рәхим итегез!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм театры “Кунак бүлмәсе” исемле яңа проект башлый. Проектның төп максаты – театрга балалы гаиләләрне һәм яшьләрне җәлеп итеп, аудиторияне арттыру, дип хә...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм театры “Кунак бүлмәсе” исемле яңа проект башлый. Проектның төп максаты – театрга балалы гаиләләрне һәм яшьләрне җәлеп итеп, аудиторияне арттыру, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Биредә тамашачылар бушлай аерым өстәл-диваннарга утырып, берничә төрле бөртекле чын кофе яки чәй эчә, тәм-томнардан авыз итә, иркенләп сөйләшә, истәлеккә фотога төшә, вайфай белән файдалана, телефонны зарядкага куя һәм тыныч атмосферада якыннарына шалтырата ала. “Кунак бүлмәсе”ндә эшлекле очрашулар, презентацияләр башка төрле мәдәни чаралар үткәреләчәк. Шулай ук Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашулар да узачак.
“Кунак бүлмәсе”ндә ял итү өчен бары театр сайтыннан яки кассасыннан алтынчы рәттәге, бишенчедән ундүртенчегә кадәрге урыннардан “Барысы да кертелгән” опцияле билет алырга гына кирәк. Элемтә өчен телефон 236 66 96.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ