Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Театр-All Inclusive» фестивале була

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «АК БАРС ЯҢАРЫШ» хәйрия фонды белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Театр-All Inclu...


Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «АК БАРС ЯҢАРЫШ» хәйрия фонды белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестиваленең Гала-фестивален үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.




Фестивальнең төп максаты – мәдәният ярдәмендә сәламәтлекләре чикле балаларда белем алуга һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү. 
28 апрель көнне яшь артистлар, Тинчурин театры актерлары белән очрашып, сәхнә серләренә ныграк төшенәчәк. Шулай ук фестивальнең йомгаклау тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү була. 
Фестивальда Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясе дә спектакль күрсәтәчәк. Алар Илфак Хафизовның «Миһербанлык» тамашасын тәкъдим итә. 
 «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы фестивальне оештыруда ярдәм күрсәтә. 
Фестиваль 28 апрельдә 09.30 сәгатьтә башлана.
Фото: Кәрим Тинчурин театры

 

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ