Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтәчәк

«Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына журналистлар белән очрашырга күренекле тарихчы-археолог, «Татар төбәкчеләре оешмасы» җитәкчесе Альберт Борһанов белән Биектау районының тө...

«Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына журналистлар белән очрашырга күренекле тарихчы-археолог, «Татар төбәкчеләре оешмасы» җитәкчесе Альберт Борһанов белән Биектау районының төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы рәисе Равил Сәлиев килде.
Альберт әфәнде каләм халкына Омск төбәгенең Омск һәм Тара калаларында, Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында 4 – 10 сентябрьдә VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтәчәген хәбәр итте. Анда илнең 22 төбәгеннән килгән 200 гә якын җирле тарихчы катнашачагын әйтеп узды. Җыен 4 нче сентябрьдә Омск каласында башланып китә һәм 5есе борынга татар үзәге Тара шәһәрендә дәвам иттерелә. Җирле тарихчыларның кызыклы  чыгышлары көтелә. 6 сентябрьдә Казан кунаклары олы янгын вакытында көлгә әйләнгән Каракүл авылы җиренә халык белән очрашырга бара, Үләнкүл авылы Мәдәният йортында  җәмәгатьчелек белән зур сөйләшү көтелә. Аннары Татарстан делегациясе Свердловск төбәгенә күчә, Әрәкәй авылында җирле төбәкчеләр Казан галимнәрен үз көчләрен куеп чыгарган китаплары белән таныштырырга исәпләп тора. Һәр күрешүдә  җанисәп вакытында татар булып калу турында төпле сөйләшү дә күздә тотыла.
                                                                                       Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ