Логотип Магариф уку
Цитата:

ТНВ беренче татарча ситком сериал төшерә башлады

Татарстанда беренче татарча ситком сериал съемкаларына старт бирелде. Фильм  күп серияле булачак һәм эфирга көз айларында чыгачак.Сериалны «Яңа гасыр» телеканалы төшерә. Халыкның ничек кабул итүенә ка...

Татарстанда беренче татарча ситком сериал съемкаларына старт бирелде. Фильм  күп серияле булачак һәм эфирга көз айларында чыгачак.
Сериалны «Яңа гасыр» телеканалы төшерә. Халыкның ничек кабул итүенә карап, 20−50 серия булыр дип көтелә. Бу хакта ТНВ каналы хәбәр итә.  Ситкомны төшерүдә өлеш керткән хезмәткәрләр, режиссерлар һәм сценария авторлары беренче көнендә катнашты. Алар традиция буенча тәлинкәгә кулларын куйды, ә аны вату мөмкинлеге Илшат Әминовка бирелде.
Ситком рәхәт тормыш эзләп авылдан шәһәргә күченгән ике гаилә турында булачак. Алар кош-корт үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, әмма кош авыруы аларның бизнесын юк иткән. Хәзер алар акчаларын кире кайтарганчы шәһәрдә яшәргә җыеналар. Авыл тормышына күнгән гаиләне шәһәрдә ни көтә? Моны сез көз айларында белә аласыз.
Бер серия 26 минут барачак.
Фото: tnv.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ