«Томау гына…» димәгез

«Әни, әтиебез суламый» дигән рекламаны хәтерлисезме? Төрле хәлләр булгалый шул – борын эшләмәгәч, сулыш алу белән бергә ис сизү дә кыенлаша. Бу, үз чиратында, эштә дә, ашта да комачаулык тудыра.

Көз-кыш көннәрендә салкын тиеп авырулар белән беррәттән, безне аяктан егу өчен инфекцияләр дә «ярдәмгә килә». Әйдәгез, бүген еш очрый торган авыруларның тагын берсе хакында мәгълүматлы булыйк.

Томау – иң еш таралган авыруларның берсе. Үз гомерендә бер генә тапкыр да томаудан интекмәгән кеше бармы икән? Төчкертә, борыннан ага, сулавы кыенлаша. Тик шактый кыенлыклар тудырса да, без аны ниндидер җитди нәрсә дип кабул итмибез. Ә бит, башка авырулар кебек үк, томау белән дә шаярырга ярамый. Әлеге авыру турында Лаеш үзәк район хас-
таханәсенең табиб-педиатры Булат Гыймадиевтан сораштырдык.

Томау – борынның лайлалы тышчасы ялкынсыну ул. Һәркем диярлек беләдер: борын куышлыгы организмны вирус, бактерия һ.б. шундый куркыныч «дошманнар» үтеп керүдән саклый. Әмма әгәр кешегә салкын тисә, иммунитеты начарланса, ул да үз вазифасын башкарып җиткерә алмаска мөмкин. Нәтиҗәдә, инфекцияле авырулар тудыра торган вирус, бактерия-
ләргә сулыш юлларына үтеп керү һәм үрчү өчен менә дигән шартлар туа. Борынның лайлалы тышчасы ялкынсынып шешә, сулау кыенлаша – томау төшә.

Кайбер очракларда, аеруча кечкенә балаларда, томау көчле авыруларның башлангыч билгесе булып тора.

Гади томау төшү дә өзлегүгә китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә хроник отит, хроник гайморит авырулары көчәю, шулай ук авыруның хроник томау, хроник аденоидага әйләнү куркынычы да бар.

Томау төшүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин, шуннан чыгып, аның түбәндәге төрләрен билгелиләр:

– нәрсәгә дә булса аллергия килеп чыгуга бәйле;

– нейровегетатив томау. Ул борынның нормаль физиологиясе өчен җавап бирә торган нерв механизмнарының бозылуы нәтиҗәсендә килеп чыга;

– атрофик томау. Бу – хроник авыру. Ул нәселдәнлеккә бәйле булырга яки борын куышлыгы авыруларының озакка сузылуы нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин;

– гипертрофик томау. Ул борынның лайлалы тышчасына озак вакыт тузан, газ кебек ярсыткыч матдәләр тәэсир иткәндә барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта борынның лайлалы тышча тукымаларының һәм бизләренең калынаюы күзәтелә;

– медикаментоз томау. Ул организмга берәр дару килешмәгәндә яки томауны дәвалый торган тамчыларны артык күп кулланган очракта барлыкка килә;

– травматик томау. Исеменнән үк күренгәнчә, томау-
ның бу төре борын куышлыгы җәрәхәтләнү сәбәпле килеп чыга.

– инфекцион томау. Бусы – иң киң таралган төр. Ул, тын юллары инфекциясе (ОРВИ), грипп кебек үк, бактерия һәм вируслар китереп чыгара торган авыруларның юлдашы булып тора.

Дәвалау: 

  • борынның лайлалы тышчасын ялкынсындырырлык суыктан, тузаннан, көчле исләрдән сакланыгыз;
  • көненә 3 мәртәбә борыныгызны тозлы су белән чайкагыз. Бу анда җыелган микроорганизмнарны, артык лайланы һ.б. чыгарырга булышыр. Шулай ук диңгез тозы, сабын үләне һәм тамыры, ромашка төнәтмәләре файдалы булачак;
  • борыныгызны дөрес итеп сеңгерергә өйрәнегез. Каты итеп сеңгерү колакның ялкынсынуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә бу гамәлне һәр борын тишеге белән аерым-аерым, авызыгызны ачкан килеш башкарыгыз;
  • табигый компонентлардан ясалган борын тамчыларыннан файдаланыгыз, куллану күләмен арттырмагыз. Башта табиб белән киңәшергә онытмагыз, чөнки кайбер дарулар кешегә начар йогынты ясарга мөмкин.
  • суган, сарымсак согы, ромашка, эвкалипт төнәтмәләре белән ингаляция ясагыз.
Зөһрә Фәсхиева

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.