Логотип Магариф уку
Цитата:

Төркиләрнең музыка уен кораллары «Әлмәт» үзәге канаты астында

Тальян гармун, курай, кубызларга күңел тартылса да, җаным  борынгы уен коралларын да сагына. Әнә шундый хис нефтьчеләр каласындагы Әлмәт җәмәгать үзәгендә эшләп килүче төрки халыкларның  муз...

Тальян гармун, курай, кубызларга күңел тартылса да, җаным  борынгы уен коралларын да сагына. Әнә шундый хис нефтьчеләр каласындагы Әлмәт җәмәгать үзәгендә эшләп килүче төрки халыкларның  музыка уен кораллары күргәзмәсенә китерде. Ул биредә «Татнефть» АҖ башлангычы белән ике ел элек ачылган иде һәм әлегә кадәр уңышлы эшләп килә. Аны «Әлмәт» мәдәни үзәгенең бизәге дияргә була. Мондагы экспонатлар даими тулыланып тора. Хәзер күргәзмә залларында Җир шарындагы башка халыкларның сирәк милли уен коралларын да  очратырга мөмкин.
  
– Бу кадәр мәдәни мирасны каян җыеп бетердегез? – дип кызыксынам музейханә экскурсоводы Эльвина  Сәетгәрәевадан, борынгы кыллы кубызны, танбурны бер-бер артлы кулыма алып.
– Һәр уен коралының үз тарихы бар. Аларны җыюда бик күп белгечләр катнашты, шул ук вакытта аерым шәхесләрнең роле дә зур булды. Бу эшнең әйдәманы – «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры  Наил Маганов, биредә аның шәхси коллекциясендә сакланган уен кораллары да куелды, аларның саны 700 дән артып китә. Һәм әлегә кадәр аны тулыландыру юнәлешендәге  эшчәнлегебез дәвам итә, – диде ул.

Мондый зур проектка алынганчы, милли музыкаль мирасны барлаучы, билгеле бер тәртипкә салучы галимнәрнең булуы да кирәк бит әле. Бу хакта сүз кузгаткач, биредә якташлары, фольклорчы, этномузыка белгече Геннадий Макаров исемен аеруча олы хөрмәт белән телгә алулары игътибарны үзенә җәлеп итте. Ул гомер буе, кырык биш ел дәвамында, Себер, Урал, Идел буе төбәкләрендә яшәгән төрки халыкларның борынгыдан килгән музыкаль мирасын туплау белән шөгыльләнгән. Шул нигездә думбра, даф, танбур, гөслә, кыллы кубыз кебек татар халык уен коралларына яңа сулыш өрү концепциясен эшли. Ул традицион татар музыкасы проблемаларына багышланган йөздән артык фәнни мәкалә авторы да әле. Шуңа да белгеч буларак, аның «Әлмәт» үзәгендә төрки халыклар уен кораллары күргәзмәсен оештыру эшенә  җиң сызганып алынуы гаҗәп түгел.
 
 Уен коралларына яңа сулыш өрү буенча да эш алып барыла, әйтик, беренче ясаган думбра үрнәген Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановка күрсәткәннән соң, җитәкченең уй-фикерләреннән канатланып, яңаларын эшләгәннәр. Яңартылган думбра, даф, кыллы кубыз, тынлы уен кораллары уйнарга атлыгып торучы «Карлыгач» балалар ансамбле, Әлмәттәге Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллияте студентлары һәм «Кадим Әлмәт»  коллективы да бар. Аларның куллары чирткән думбра кылларыннан нинди сихри моңнар агылганын аны тыңлаган кеше генә белә. 
Әнә шулай халкыбызның мәдәни мирасын туплаган күргәзмә залларында төрки халыклары уен коралларына карап бер хозурлансак,  алардан чыккан борынгы көйләрне һәм җырларны тыңлап куанырга да насыйп булды. Монысы «Кадим Әлмәт» ансамбленең «Идел буе Болгарстаны тарихына» багышланган музыкаль альбомы форматында тамашачыларга әзерләгән олы бүләге иде. Анда Болгар, Казан ханлыгы чорындагы тарихи вакыйгалар тарихи-романтик, лирик композицияләрдә тасвирлана, солистлар башкаруындагы җырлар, уен коралларыннан агылган моңнар күңел кылларын тибрәтте. Әлеге иҗат коллективының сәнгать җитәкчесе Эрдни Чавлинов үз тирәсенә уналты вокалист һәм музыкантны  туплаган. Алар киләчәктә дә  борынгы вокал һәм инструменталь сәнгатьне халкыбызга кайтару юнәлешендә эшчәнлекләрен тагын да җанландырырга ниятләп торалар.
«Әлмәт» үзәгеннән агылган моң «кара алтын төбәге»ннән еракларга тарала. Иран, Гыйрак, Кытайдан, Африка илләреннән, Урта Азия, Кавказ регионнарыннан кунакларның биредә тукталып, төрки музыка уен коралларына сок-
ланып китүе гаҗәп түгел. 

 Альберт САБИР


Фотолар авторныкы һәм «Әлмәт» үзәге архивыннан алынды


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ