Логотип Магариф уку
Цитата:

Төзекләндерү тавыш бирүдән башлана

        «Уңайлы шәһәр мохите  формалаштыру» федераль проекты һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында...

        «Уңайлы шәһәр мохите  формалаштыру» федераль проекты һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында төзекләндерү корылмалары буенча тавыш бирү уза. Моның максаты –  яшәү урыннарын уңайлы итү һәм әлеге процесска халыкны да җәлеп итү.
          Узган елгы дәүләт порталы аша шундый ук тавыш бирү чарасында 170 мең татарстанлы катнашкан иде. Алар төзекләндерү кирәк  булган парклар, скверлар, бульвар һәм яр буйлары, ишегаллары буенча үзләренең фикерләрен ирештерделәр. Быел тагын исемлектәге ашыгыч рәвештә ремонт ясау, төзекләндерү соралган 200 ишегалды «Безнең ишегалды» программасына кертелде. Аларны сайлап алганда анда яшәүчеләр һәм тавыш бирүчеләрнең күпме булуы исәпкә алынды. Төзекләндерү эшләре белән бәйле хәбәрләр белән  тулырак park.tatar сайтында танышырга мөмкин.
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ