Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министры БДИ-2019 нәтиҗәләренә йомгак ясады

Татарстан Республикасы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Россия лидерларының берсе булып кала бирә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов...

Татарстан Республикасы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Россия лидерларының берсе булып кала бирә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Әйтик, өченче ел рәттән республика мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар буенча югары нәтиҗәләр генә күрсәтеп калмый: унберенче сыйныф укучыларының баллары ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.

Моннан тыш, министр сүзләренә караганда, 14 фәннең 12 се буенча БДИ нәтиҗәләренең уңай динамикасы күзәтелә. Шулай да чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме һәм француз теле буенча имтихан биремнәрен узган ел белән чагыштырганда бераз начаррак үтәгәннәр.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ