Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Президенты балаларын югалткан ата-аналарның сорауларына җавап бирде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175 нче гимназиясендә фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хә...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175 нче гимназиясендә фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов фаҗигадә балаларын югалткан ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Моннан тыш,Татарстан Президенты катнашучылар белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне оештыру турында фикерен җиткерде. Барлык килеп туган өстәмә мәсьәләләр буенча Рөстәм Миңнеханов аларны хәл итү өчен профильле министрларының  җаваплы икәнлеген ассызыклап үтте.
Очрашуда шулай ук һәлак булган укытучыларның туганнары, Татарстан мөфтие, Казан һәм Татарстан митрополиты катнашты. Дин әһелләре дога укыды.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ