Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган авылың күңелгә Мәскәүдән дә якынрак

Мамадыш районындагы  бәләкәй генә Арташ авылы күренекле шәхесләргә бик бай. Клуб бакчасында шуларның берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист, актив җәмәгать эшлеклес...

Мамадыш районындагы  бәләкәй генә Арташ авылы күренекле шәхесләргә бик бай. Клуб бакчасында шуларның берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист, актив җәмәгать эшлеклесе Нәзифә ханым Кәримова белән очрашу булды.

Нәзифә Кәримова 27 ел «Азатлык»  радиосының Мәскәү корреспонденты булып эшли. Ул шулай ук 1998 елдан «Татар-информ» агентлыгының да Мәскәүдәге үзхәбәрчесе вазифаларын башкара. Җәмәгать эшлеклесе буларак Мәскәүдә яшәүче татар интеллектуалларын бергә туплап, 1993 елда аларның «Зыялылар» дигән клубын оештыра һәм хәзергәчә аны җитәкли. Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премия һәм Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Авылдашлары белән булган әлеге очрашуда Нәзифә апа балалар өчен хикәяләре, әкиятләре тупланган «Җәнлекләр кайта» исемле китабы белән таныштырды , шигырьләрен укыды. Җәйге каникулда вакытлары күп булган балалар күңеленә дә хуш килде бу очрашу, күп сорауларына «тере» язучыдан җавап алдылар. Очрашу ахырында Нәзифә ханым балаларга үзенең китапларын бүләк итте.
Ләйлә ШӘЙДУЛЛИНА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе директоры урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ