Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган Батыр сурәтенә конкурс игълан ителде

Туган Батыр образын ясауга акция игълан ителде. Ясалма интеллект белән җиһазланган нейрочелтәр ярдәмендә Туган Батыр образы булдырылачак.Конкурста катнашу өчен https://kitap.tuganbatyr.ru сайтына улың...

Туган Батыр образын ясауга акция игълан ителде. Ясалма интеллект белән җиһазланган нейрочелтәр ярдәмендә Туган Батыр образы булдырылачак.
Конкурста катнашу өчен https://kitap.tuganbatyr.ru сайтына улыңның, кызыңның, абыеңның, апаңның, үзеңнең 16 яшькә кадәр төшкән фотоны кертергә кирәк. Фотоны бары тик ата-ана (законлы вәкилләр) генә урнаштыра ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Икенче адым итеп https://www.instagram.com/tuganbatur аккаунтына язылырга кирәк. Соңгы пост астында берәр комментарий калдырырга һәм дустыңны билгеләргә кирәк була.
Катнашучыларга Sony PlayStation5, iPad, Apple AirPods кебек кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. 4–10 урын алучыларга Казан үзәгендәге «Туган авылым» милли комплексына бишәр мең сумлык сертификат тапшырыла.
2023 елның 5 февралендә очраклы саннар генераторы ярдәмендә бәйгегә нәтиҗә ясалачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ