Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялибез

Агымдагы ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, статусы буенча рус мәктәбе саналуына да карамастан, Казандагы 137 нче урта мәктәптә укучылар арасында татар тел...

Агымдагы ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, статусы буенча рус мәктәбе саналуына да карамастан, Казандагы 137 нче урта мәктәптә укучылар арасында татар телен популярлаштыруга аерым игътибар бирелә башлады.
Бу мәсьәләдә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәмзия Кәрим кызы Муллахмәтова белән Гөлнара Фәргать кызы Сафина аеруча зур тырышлык күрсәтеп, тырышып эшлиләр. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый. Укучыларыбыз төрле телләрдә стена газеталары чыгардылар. Алар анда үз милли телләрен  генә түгел, ә бәлки үзләренең гореф-гадәтләрен дә күрсәттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз укучыларда туган телгә һәм татар милләтенә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән башкалабыздагы музейларга баруларны оештыралар.  Әле күптән түгел генә Г.Тукай музеена барып кайттылар. Музейда күргәннәрен, анда алган  тәэсирләрен дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә сөйләделәр.

Татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда да укучыларыбыз ел саен призлы урыннар ала. Бу – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының үз хезмәтләрен белеп, яратып һәм тырышып  башкарулары нәтиҗәсе. Чыннан да, мәктәбебез үз укытучыларыннан бик уңды. Укучыларыбыз шулай ук төбәкара һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле конференцияләрдә дипломнар,  рәхмәт хатлары алалар. Бу – мәктәбебез өчен горурлык.

Республикабызның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә – бездә еш кунак. Әле шушы көннәрдә Абдулла Алиш премиясе лауреаты, журналист, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова безгә кунакка килде. Ул көнне мәктәбебездә зур бәйрәм булды. Укучыларның йөзләрендә шатлык, горурлану хисе бөркелеп торды. Безгә бит шагыйрә үзе килде! Укучылар Йолдыз апаларының шигырьләрен яратып укыдылар. Ә башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Габделфаяз кызы Госсамова  Йолдыз ханымның шигыренә үзе язган көйгә укучылары белән берлектә җыр башкарды, барыбызның да күңелләренә хуш килде ул. Йолдыз ханым балаларга күчтәнәч итеп китапларын да алып килгән иде. Шагыйрә үзе дә соңгы вакытта балалар өчен язган һәм җыентыкларына кермәгән шигырьләрен укыды. Бу – укучыларыбыз өчен көтелмәгән зур бүләк булды. Яшь буында туган телебезгә карата мәхәббәт, кызыксыну  уятыйк дисәк, тере язучылар, артистлар катнашындагы мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк икән дигән фикергә килдек.
Эльза ИВАНОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәп директоры

      

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ