Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесе

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгегә йомгак ясалды. «Тукай әкиятләре дөньясында» рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен бүген «Татмедиа» АҖ бинасында бүләкләдек. «Тукай әкиятләре дөньясын...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган бәйгегә йомгак ясалды. «Тукай әкиятләре дөньясында» рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен бүген «Татмедиа» АҖ бинасында бүләкләдек. 
«Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесе журналыбызның бер традициясенә әйләнде. Инде әлеге бәйге аша укучыларыбызны йөзгә күреп таный башладык. Иң куандырганы – Тукайга багышланган бәйгеләр күп булса да, конкурсантларның эшләре кабатланмый, ел саен оригинальлек белән шаккаттыручылар табылып тора.Җиңүчеләргә саллы бүләкләр тапшырылды.
1 урын: Наил Хәбибрахманов, Казан шәһәре 134 нче балалар бакчасы
Җитәкчеләре: Хәбибрахманова Гөлназ Дамир кызы, Сабирҗанова Гөлфирә Гомәр кызы
2 урын: Илдан Зиатдинов, Кама Тамагы районы Олы Кариле «Кыңгырау» балалар бакчасы
Җитәкчесе: Зиатдинова Венера Госман кызы
3 урын: Сәминә Хәбибрахманова, Нурлат шәһәренең 1 нче номерлы «Чишмәкәй» балалар бакчасы
Җитәкчеләре: Ахунҗанова Зөлфия Тәлгать кызы, Нуртдинова Ләйсән Җәмил кызы
 
Фоторепортажны карау һәм үзегездә саклау өчен сылтама буенча үтегез
КОТЛЫЙБЫЗ!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ