Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесенең җиңүчеләре

«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына килгән эшләрне бүген Тукай әдәби музеена килгән балалар тамаша кылды. Күргәзмәгә иң кызыклы 50   эш  сайлап алынды. Аеруча Арча,  Казанның 7 нче, 5 нче сәнгать...

«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына килгән эшләрне бүген Тукай әдәби музеена килгән балалар тамаша кылды. Күргәзмәгә иң кызыклы 50   эш  сайлап алынды. Аеруча Арча,  Казанның 7 нче, 5 нче сәнгать мәктәпләре укучылары активлык күрсәтте. Яшь рәссамнарыбызның һәркайсы  музейга аяк басуга ук иң беренче эш итеп үзенең эше янына басып фотога төшерергә ашыкты.

Бәйгенең җиңүчеләрен  Арчада узган шигырь бәйрәмендә котлаган идек инде.  ӨЛКӘННӘР ТӨРКЕМЕНДӘ нәкыш номинациясендә Ирина Козловская  (укытучысы Фомина Вера Анатольевна); графика номинациясендә Арина Шәрәфетдинова (Фомина Вера Анатольевна);  кулланма гамәли сәнгать буенча Камилла Солтанова   (Фатхуллина Раилә Диннулловна) җиңү яулаган булса, КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ Ангелина Халуева  (Ларионова Наталья  Владимировна), Регина Габидуллина (Фатхуллина Раилә Диннулловна), Ләйлә Котдусоваларга  тиңнәр булмады.

Компьютер графикасында башкарылганнардан Светлана Полякованың   эше  әлләкаян ук аерылып торды (Фомина Вера Анатольевна). Конкурска кулланма гамәли сәнгатьнең дә иң катлаулы төрләре тәкъдим ителде. Камилә Хәбриева,Юлия Цветкова кебек сурәтләр төшереп киез тукучылар сирәк күренеш бүгенге көндә (укытучысы Валиуллина Айгөл Таһировна, Гыймранова Алия Ирековна).  Камилә Тимуршинаның (Марухина Валерия Романовна) чигүләрен дә  күргәзмәдән-күргәзмәгә генә йөртерлек дип тапты жюри әгъзалары. Хәер, Тукай музеена күргәзмәгә килүчеләр дә моның шулай икәненә тамчы да шикләнмәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ