Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музеенда безнең күргәзмә

Г.Тукай әдәби музеенда “Мәгариф”, һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары игълан иткән “Тукай әкиятләре  дөньясында” конкурсына килгән эшләрдән тупланган күргәзмәгә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе л...

Г.Тукай әдәби музеенда “Мәгариф”, һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары игълан иткән “Тукай әкиятләре  дөньясында” конкурсына килгән эшләрдән тупланган күргәзмәгә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш бәя бирде.

- Һәркем үзенчә күрә, төрле материаллар кулланып эшли. Батикларны, алтын, көмеш  җепләр кулланып  башкарылган  чигешләрне күреп сокландым, бик матур эшләр. Тукайны укырга, өйрәнергә һәм халыкка шушы рәвешле дә җиткерергә кирәк, - дип, ул яшь рәссамнарга иҗат уңышлары теләде.

Педагог укытучылар Гөлнур Солтанова, Айгөл Вәлиуллина үз чиратларында, мондый конкурслар безгә кабат-кабат Тукай иҗатына мөрәҗәгать итәргә өнди, дип белдерделәр һәм  “Мәгариф”, һәм “Гаилә һәм мәктәп”журналларына балалар иҗатына зур игътибар биргән өчен  рәхмәтләрен җиткерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ