Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә кемнәр дәгъва кылыр?

Язучыларыбызның иҗади казанышларын бәяләү максатында ике дистәдән артык әдәби премияләр генә булдырылган. (Ышанмасагыз: Татарстан китап нәшрияты 2011 елда бастырып чыгарган «Татарстан язучылары – әдәб...

Язучыларыбызның иҗади казанышларын бәяләү максатында ике дистәдән артык әдәби премияләр генә булдырылган. (Ышанмасагыз: Татарстан китап нәшрияты 2011 елда бастырып чыгарган «Татарстан язучылары – әдәби премия лауреатлары» дигән китап-белешмәлеккә күз ташлагыз әле.) Тик шулай да алар арасында татар әдипләре һәм сәнгать әһелләре өчен иң кәттәсе һәм дәрәҗәлесе сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияседер. Шулай булмаса, ел да гыйнвар ае керүгә каләм ияләре арасында, иҗат коллективларында ыгы-зыгы башланып, әлеге буза 26 апрельгә кадәр дәвам итмәс иделә. Нәкъ менә шул көнне мәркәзебездәге Тукаебыз һәйкәле янында уза торган Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатларының кемнәр булуы игълан ителә дә инде.
Тагын шунысы: Тукаебыз исемен йөрткән премия әле иң озын гомерлесе дә икән: узган ел аның бирелә башлавына 60 ел булды. Мәгълүм булганча, ул 1958 елдан тапшырыла башлый, һәм язучы Әхмәт Фәйзи («Тукай романы өчен), композиторлар Фәрит Яруллин («Шүрәле» балеты өчен) белән Нәҗип Җиһановларның («Җәлил» операсы өчен) аның беренче лауреатлары булуын һәм аларга чын мәгънәсендә үлемсез иҗат җимешләре өчен бик тә лаеклы бирелгәнлеген күреп, горурланмыйча мөмкин түгел!
2016 елда дөнья күргән Тукай энциклопедиясендә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 1958 – 2015 елларда лаек булган лауреатларның тулы исемлеге бирелгән. Аңардан күренгәнчә, моннан өч ел элек үк инде 209 кеше һәм бер иҗат коллективы – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тукай премиясенә ия булган. Шуларга тагын соңгы өч елда Тукай премиясе лауреатлары булган 9 кешене дә өстәгез әле.
Әйткәнемчә, соңгы елларда Тукай премиясен бирү мәсьәләсендә төрле каршылыклы фикерләр әледән-әле куерып ала. Тик андагы халык фикеренә, матбугатта әйтелгән тәкъдимнәргә генә колак салучы юк кебек. Шулай булмаса, кайберәүләргә башкарган бары бер җыры өчен я дин эшлеклесе
булганы яисә инде гомер көзенең соңгы көннәрен көтеп яткан хастага матди ярдәм булсын дигән максаттан Тукай премиясе бирелгән төслерәк килеп чыкмас иде. Араларында дүртәр-бишәр ел рәттән үз кандидатураларын куеп, Тукай премиясенең ярты миллион сумлык акчасына күзен майландырып, әрсезләнеп йөрүчеләре дә бар. Бу фикерләремнең берәүләргә гаепләү сымаграк та яңгыравы бар. Тик хәзерге лауреатлардан күбесенең иҗатын Тукай премиясенең 1958 елдагы беренче лауреатлары булган Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Фәйзиләр биеклегенә куярлыкмы соң?!
Бу көннәрдә иҗат коллективларында 2019 ел өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дәгъвалау өчен кандидатлар күрсәтү бара. Әйтик, Чаллы язучылары үз җыеннарында Айдар Хәлим белән Рәшит Бәшәрне тәкъдим иткәннәр. Әле 15 февральгә  кадәр кандидатлар күрсәтү дәвам итә. Лаеклылар гына күрсәтелеп, араларыннан иң-иң лаеклы өчесенә Тукай премиясенең 2019 елгы лауреаты булырга язсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ