Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай районының Биклән авылы мәктәбеннән балаларны эвакуацияләгәннәр

Мәктәпнең электрон почтасына билгесез кешедән шартлаткыч җайланма куюлуы турында хәбәр килгән.Бүген иртән Татарстанның Тукай районы Биклән авылы мәктәбенең электрон почтасына билгесез кешедән хат килг...

Мәктәпнең электрон почтасына билгесез кешедән шартлаткыч җайланма куюлуы турында хәбәр килгән.
Бүген иртән Татарстанның Тукай районы Биклән авылы мәктәбенең электрон почтасына билгесез кешедән хат килгән. Ул бинага шартлаткыч җайланма куюы турында язган.
Мәктәп администрациясе шунда ук 150гә якын укучыны һәм ике дистә укытучыны эвакуацияләгән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ашыгыч хезмәттә эшләүчеләр бинаны тикшергән, мәктәптә шартлаткыч корылма табылмаган
Агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, авыл мәктәбенә район прокуроры килгән.
«Хат авторының шәхесен ачыклау эшләре бара. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — диде Руслан Галиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ