Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай рухын рәнҗетмәсәк иде

Республикабызда иҗат әһелләре хезмәтен бәяләү максатыннан ике дистәләп исемдә әдәби премияләр булдырылган. Шулар арасында иң дәрәҗәлесе, иң озын гомерлесе һәм иң зур суммалысы – Габдулла Тукай исеменд...

Республикабызда иҗат әһелләре хезмәтен бәяләү максатыннан ике дистәләп исемдә әдәби премияләр булдырылган. Шулар арасында иң дәрәҗәлесе, иң озын гомерлесе һәм иң зур суммалысы – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе. Әлеге премия 1958 елның 8 апрелендә гамәлгә кертелә. Һәр елны ул Татарстан Президенты Указы белән җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә саллы өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен биреп барыла. 1961 – 1965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә яңадан булдырыла. 1975 елда Тукай премиясе шулай ук бирелми кала.  
2016 елда дөнья күргән «Габдулла Тукай энциклопедиясе»ндә 1958 – 2016 елларда Тукай премиясенә лаек авторларның һәм иҗат коллективларының тулы исемлеге бирелгән. Анда 209 автор исеме һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле күрсәтелгән. Инде соңгы елларда Тукай премиясенә кемнәрнең  лаек булганлыгын искә төшерү дә кемнәргәдер кызыклы булыр:
2017 ел (19 кандидатура күрсәтелгән булган)

  1. Язучы Мәдинә Маликова.

  2. Имам-хатыйп  Харис Салихҗан.

  3. Сәнгать белгече Розалина Шаһиева.


2018 ел

  1. Язучы Камил Кәримов.

  2. Рәссам Михаил Кузнецов.

  3. «Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең иҗат төркеме (Лотфулла Шәфигуллин һәм аның матбугат хезмәте җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуан).


2019 ел (13 автор һәм 15 кешедән торган «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручылар, Камал театры артистлары төркеме, "Әлиф" иҗат берләшмәсе иҗат әһелләре тәкъдим ителгән булган.)

  1. Әдәби тәнкыйтьче, язучы Тәлгат Галиуллин.

  2. Җырчы Айдар Фәйзрахманов.

  3. Камал театры артистлары Люция Хәмитова, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин.


2020 ел (12 кандидатура күрсәтелгән булган.)

  1. Язучы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин.

  2. Язучы Денис Осокин.

  3. Артист Идрис Газиев.

  4. «Сөембикә» операсын иҗат иткән коллектив (дирижёр Ренат Салаватов, режиссёр Юрий Александров, рәссам Виктор Герасименко, артист Гулнора Гатина).


2021 ел (9 кандидатура тәкъдим ителгән булган.)

  1. Язучы Факил Сафин.

  2. Актёр Дания Нуруллина.

  3. Рәссам Григорий Эйдинов.


Болары – тагын 22 кеше. Димәк, сөекле шагыйребез исемендәге премия гамәлгә куелганнан соң үткән 64 ел эчендә җәмгысы 231 иҗат әһеле һәм бер коллектив Тукай премиясен алуга ирешкән. Бу урында тагын Тукай премиясе лауреатларына бәйле кайбер кызыклы фактлар.

  1. Премиянең беренче лауреатлары – композиторлар Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов һәм язучы Әхмәт Фәйзи. Аларның Тукай премиясенә лаек дип табылган әсәрләре генә дә ни тора: «Шүрәле» балеты, «Җәлил» операсы һәм дә «Тукай» романы.

  2. Иң яшь лауреат – шагыйрь Равил Фәйзуллин. 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен Тукай премиясе бирелгәндә аңа 35 яшь тә тулмаган була. Ә язучы Гомәр Бәшировка исә әлеге премия «И язмыш, язмыш» китабы өчен 96 нчы яше белән барганда гына бирелә.

  3. Язучы Нурихан Фәттах – Тукай премиясенә лаек булып та, акчасын алмаган лауреат. Аңа бу премия 1994 елда «Сызгыра торган уклар» роман-трилогиясе өчен бирелергә тиеш  була.

  4. Тукай премиясенең күләме 2014 елдан бирле 500 әр мең сум тәшкил итә.


Нәкъ менә шушы ярты миллион сум дигән нәрсә, күп кенә иҗат әһелләре күңелендә коткы хисе уятып, ел да табигать язга авышуга Тукай марафонына чыгарга ымсындыра да, күрәсең. Бер ел тәкъдим ителеп, премия тәтеми калса, икешәр-өчәр ел рәттән моннан тугыз-ун ел элек язылган шул ук әсәрләре белән кабат үзләрен Тукай марафонына чыгарга җөрьәт итмәсләр иде. Быелгыларына гына игътибар итегез әле: моңарчы 2017 ел Тукай премиясен дәгъвалаучылар саны буенча (19 кеше) рекорд елы саналып киленсә, быелгылары күпкә күбрәк: быел бүләкләү комиссиясенә 25 гариза кергән булган һәм шуларның унтугызы кандидат буларак теркәлгән. Мондый зур исемлек булуын тарих әлегәчә хәтерләми. Әле алай гына да түгел: 15 аерым кандидат, дүрт театр коллективыннан тагын 18 кеше. Чаллыда театр тормышы пандемия аркасындадыр инде гөрләпме-гөрли, ахры: берьюлы ике спектакль авторлары һәм артистлары Тукай марафонында катнаша. Тукай премиясен дәгъвалаучылар исемлегенә шулкадәр күп кандидат тәкъдим итеп, комиссиягә ахыргы нәтиҗәне чыгарганда нигә эшне катландырырга кирәк булгандыр – һич аңлашылмый. Ваграк иләк аша уздырып, кандидатлар исемлеген биш-алтыга гына калдырырга ярамадымы икән?! Югыйсә Тукай премиясенең беренче лауреатлары Әхмәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһановларның үлемсез әсәрләре белән быелгыларның күбесен чагыштырырлык та түгел бит! Ярты миллионлык акчасына кызыгып, милләт каршында вөҗдан һәм намусларына тап төшермичә яшәсәк, Тукай рухын рәнҗетмәсәк иде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ