Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайга – шигъри сәламем

Исәнмесез, «Мәгариф» журналы редакциясе! Яз табигатьтә һәм кешеләр күңелендә күп кенә үзгәрешләр уята. Яз ул – яңару, яшәрү вакыты. Һәр елны шушы дәртле ел фасылында без мәңге яшь, мәңге үлмәс Габдулл...

Исәнмесез, «Мәгариф» журналы редакциясе! Яз табигатьтә һәм кешеләр күңелендә күп кенә үзгәрешләр уята. Яз ул – яңару, яшәрү вакыты. Һәр елны шушы дәртле ел фасылында без мәңге яшь, мәңге үлмәс Габдулла Тукаебызны искә төшерәбез. Cөекле шагыйребезне зурлап, Шигърият бәйрәме үткәрәбез. Шушы бәйрәм уңаеннан мин дә туган телебезгә багышлап үзем язган бер шигыремне журнал укучыларга бүләк итәсем килә.
Телебез киләчәктә дә саклансын, яшәсен дисәк, без ана телебезне гаиләгә кайтарырга тиешбез.
Мин Лениногорскидагы 7 нче урта мәктәптә 36 ел башлангыч сыйныфларда укыттым.
Кадерле бүләк – туган тел ул!
Иң татлы тел – туган тел шул,
Әниең сөйләп торган тел.
Тел – ананың теләге ул,
Иң кадерле бүләк – бел!
Туган телдә генә аңлап була
Халкыбызның фикер-уйларын.
Күңел ташып зар-моңнарга тула
Тыңлаганда шигырь-җырларын.
Әби-бабайлардан күпер булып
Тоташтыра телебез буынны буынга.
Чылтырап аккан чишмә сыман тулып,
Ләззәт булып керә куенга.
Туган телне кадерләгән халык
Кадерле булыр һәрвакыт, диләр.
Балаларга без дә күпер салыйк –
Туган телдә алар да сөйләр.
Онытмасын һәркем туган телен,
Кем икәнен белеп яшәсен.
Горурланып, үз теленең көен,
Матурлыгын илгә күрсәтсен.

Раушания КУДАШЕВА, мәгариф ветераны


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ