Логотип Магариф уку
Цитата:

Туңдырма турында 6 миф

Беренче туңдырманы моннан 5000 ел элек Кытайда ясый башлаганнар, ди тарих. Кар белән җиләк-җимеш суларын катырып эшләнгән десерт була ул. Кытай императоры гаиләсенә туңдырма ясар өчен иң тиз йөгерүчел...

Беренче туңдырманы моннан 5000 ел элек Кытайда ясый башлаганнар, ди тарих. Кар белән җиләк-җимеш суларын катырып эшләнгән десерт була ул. Кытай императоры гаиләсенә туңдырма ясар өчен иң тиз йөгерүчеләр җаваплы саналган! Алар, тау башында махсус савытка кар тутыргач, зур тизлектә чабып, аны, эрегәнче, император кухнясына китереп җиткерергә тиеш булганнар. Ә оста пешекчеләр ул арада җиләк-җимеш суы әзерләп торган һәм, барысын бергә кушып, император гаиләсенә тәкъдим итәргә ашыкканнар.
Чын пломбирны исә XVIII гасырда французлар уйлап таба. Пломбьер-ле-Бен  шәһәрендә барлыкка килгәнгә, туңдырманың исеме дә шул шәһәр белән бәйле. Ул башка төр туңдырмалардан майлылыгы һәм калориягә бай булуы белән аерылып тора. Пломбирның составында сөт майлары 12 проценттан ким һәм 20 проценттан артык булмаска тиеш. Бу – пломбирны ясауның алтын кагыйдәсе!
Кулланучылар тикшерә
Сизеп торам инде: язманы укый башлагач ук, күбегезнең тел очыннан майлы, татлы пломбир тәме йөгереп узды! Чыннан да, пломбир – совет заманыннан безнең көннәргә кадәр классик рецептын саклап калган иң тәмле туңдырма бит ул! Хәзер аны сатып алу өчен, ул заманнардагы кебек озын чиратларда торасы юк. Һәр урам чатында туңдырма сата торган кибет бар. Туңдырманың төрлелегенә исең китәрлек! Әмма әни күңеле һәрчак бераз шикләнүчән була бит ул. Сабыемны шатландырам диеп, суыткыч тулы туңдырмага үрелгәндә, бу берсеннән-берсе матур ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән салкын «мазули» (туңдырма яраткан кызым шулай дип сөйләшә) гел файдалы сыйфатлардан гына торамы икән дигән сораулар күңелгә килми калмый. Күп ашап, тамак шештерүдән кала бала сәламәтлегенә тагын башка төрле тискәре йогынты ясамыймы татлы тәгам?
Тагын бер сорау: кайсы туңдырма сыйфатлырак?
Бу сорауларга җавап табар өчен, татлы тәҗрибә ясап карарга, туңдырма буенча нәни тикшеренү уздырырга булдым. Моның өчен, эштән кайтканда, өй янындагы кибеткә кердем дә, сумка тутырып, кибеттәге суыткычның иң өстендә яткан (димәк, сатуда иң популяр булган!) дүрт төрле пломбир алып кайттым. Игътибар итегез: пломбирларның дүртесе дүрт җирдә җитештерелгән.
Туңдырмалар эри башламасын дип, теге Кытайдагы кар ташучылар сыман йөгереп кенә кайттым да әниләре рөхсәте белән күрше балаларын үзебезнекеләр янына туңдырма ашарга кунакка чакырдым. Мондый күп туңдырманы күргәч и сөенде, и гаҗәпләнде балалар! Әмма туңдырма ашауның бүген үз тәртибе бар иде: дүрт төрле туңдырма татып карыйбыз, һәрберсе турында фикер әйтә барабыз һәм... күлмәккә тамызмыйбыз!
Балалар, чыр-чу килеп, туңдырма ашарга кереште. Аларга үзебез дә кушылдык. Каршыда бер өем туңдырма торганда, кулга фотоаппарат кына тотып йөреп булмый бит инде! Бергәләп туңдырма ашау, аннан тәмләп чәй эчү чарасы сәгать ярымнарга сузылды. Иң мөһиме: балалар бәхетле!
Нәтиҗәләр шундый:
«Топтыжка» (Ижау шәһәре) пломбирын бик баллы дип таптык, сөт тәме аз сизелә. Туңдырманың массасы тыгыз, нәни боз кисәкләре тоемланмады. Майлылыгы стандартка туры килә. Әмма Е ларның күп булуы бераз борчу калдырды...
«Челны холод»ның (Яр Чаллы шәһәре) ГОСТ 31457-2012 дип язылган пломбиры шактый майлы күренде. Тәмле, артык балландырылмаган. Балаларга ошады. Тик тышлыгын ачканда (монда күбрәк җитештерүче һәм кулланучы арасындагы арадашчылар гаебе булырга тиеш), өске ягы азрак бозланып киткән иде.
«Коровка из Кореновки» (Кореновск шәһәре) пломбиры башкалардан аерыла иде. Тәме табигый түгел кебек тоелды. Составы, башкалар белән чагыштыр-
ганда, бик гади, сөт майлары 15% дип күрсәтелгән.
«Славица» (Яр Чаллы шәһәре) пломбиры тыгыз, майлы, тешне туңдырмый (балалар фикере!), тәмле. Сөт майлары 12% дип күрсәтелгән.
Фикерләр баллы яратучы нәниләр белән бергәләп тупланды. Икеләнгән чаклар да булды, берсе тәмле, икенчесе, өченчесе дә... Туңдырма турында монысы тәмле түгел дип әйтергә бала теле ничек әйләнсен, ди?! Кайсы туңдырманы кабатлап ашар идегез дигән сорауга, сигез баланың бишесе «Славица», икесе «Челны холод», берәү «Топтыжка» пломбиры өчен тавыш бирде. Кечкенә экспертларның нәтиҗәсе шулайрак.
Белгечләр сүзе
Инде шушы ук туңдырмалар турында белгечләрнең бәяләмәсен дә белеп карыйк.
Беренче эш итеп, һәр туңдырманың составын язып алып, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (Роспотребнадзор) җибәрдек. Алар җавапны кыска тотты, почтабызга «Туңдырмаларның составы техник регламентка туры килә» дигән хат килде. Димәк, без тикшергән туңдырма җитештерүчеләр арасында кагыйдә бозучылар юк.
Туңдырма турында табиблар ни уйлый икән? Бу нисбәттән Республика балалар клиник хастаханәсенең 2 нче поликлиника мөдире Ирина Горюнова белән сөйләштек:
– Ирина Геннадьевна, ничек уйлыйсыз, туңдырма файдалы сыймы, әллә аны балалар баллы ризык булган өчен генә яратамы?!
– Табигый продуктлардан ясалган һәм ГОСТ нормалары үтәлгән туңдырма сыйфатлы санала. Мондый туңдырманың составында безнең организмга кирәкле витаминнар, аминокислоталар, минераль матдәләр була. Ләкин кайвакыт ГОСТ таләпләрен санга сукмау-
чы намуссыз җитештерүчеләр дә очрый. Сыйфатсыз туңдырма организмга шактый зыян салырга мөмкин. Сыйфатлы туңдырманың файдалы яклары: һәрдаим аз-азлап туңдырма ашаган очракта иммунитетны ныгытырга була, шулай ук әлеге ризык ашыйсы килүне басарга, көч бирергә, баш мие эшчәнлеген яхшыртырга сәләтле.
– Туңдырманы сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Беренче чиратта, составын карарга киңәш итәм. Анда табигый сөт, каймак, шикәр, май булырга тиеш. Үсемлек мае булырга тиеш түгел. Әгәр дә составта үсемлек мае яки куерткычлар язылган икән, димәк, бу баллы нигъмәт табигый түгел. Икенчедән, саклану һәм төрелгән вакытына игътибар итәргә кирәк. Әгәр туңдырма формасын югалткан икән, димәк, ул дөрес сакланмаган, кайчандыр эреп яңадан каткан булуы да мөмкин. Кәгазен ачкач, туңдырма өстендә боз кристаллары күренсә, бу саклау шартлары үтәлмәгәнне күрсәтә. Туңдырманың пичәте (Кайбыч якларында тышлыкны шулай атыйлар – Р.Х.) ертылган булса, аны алудан баш тартыгыз.
– Туңдырманың тиз эрүе нәрсә турында сөйли?
– Сыйфатлы туңдырма бүлмә температурасында, гадәттә, 15-20 минут эчендә тигез итеп эри. Эрегәндә, су тамчылары барлыкка килми.
– Кемгә туңдырма ашарга ярамый?
– Туңдырманы бөтенләй ашарга ярамый дип әйтә алмыйм. Әмма аның калориягә һәм шикәргә бай продукт икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Тән авырлыгы артык, холестерины югары булган, иммунитеты төшкән, шулай ук шикәр авырулы кешеләргә туңдыр-
ма белән сак булырга киңәш итәр идем. Иң мөһиме: туңдырма алганда, аның сыйфат ягын тикшерергә онытмагыз, сәламәтлегегезне саклагыз!
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт бик зур! Тәмле булса да, һәркемгә туңдырманы чама белән куллану хәерле шул!
Туңдырма турында 6 миф






1

Туңдырмадан файда юк, ул тазарта гына...
Туңдырмадан тазару өчен аны тонналап ашарга кирәк, ди диетологлар. Файдасы: туңдырмада аксым, кальций, фосфор бар. Туңдырма ясаучылар ярамаган майлар һәм артык углеводлар кулланмаганда, туңдырма ашауның куркынычы юк.






2

 Туңдырма ашап тамакны салкынга күндерергә була...
Дөрес фикер түгел. Ә менә, туңдырманы артык күп ашап, салкын тидерергә мөмкин.






3

 Шикәр авырулы кешеләргә туңдырма ашарга ярамый...
Кайбер комбинатлар шикәр авырулы кешеләр өчен углеводы аз булган махсус туңдырма ясый. Андый туңдырманы сатучыдан сорап белергә була.






4

 Туңдырма баллы булырга тиеш...
 Дөньяда инде күптән сарымсак, ит, кальмар тәме килгән туңдырмалар да саталар икән. Барысы да җитештерүченең фантазиясеннән тора!






5

 3 яшькәчә булган балаларга туңдырма ашарга ярамый...
Әгәр ризык ягыннан чикләүләре юк икән (аллергия белән интекмәсә), кечкенә балага да туңдырма авыз иттерергә була. Бер кечкенә искәрмәне онытмыйк: 6 яшькәчә балаларның иммунитеты әле ныгып кына килә, шуңа күрә бу яшьтәге балаларга туңдырманы бераз эретеп бирү хәерле.






6

 Туңдырмадан кариес барлыкка килә...
Туңдырма ашаганда, тешендә авырту сизгән кешеләр шулай уйлый, ди теш врачлары. Ләкин салкын ризыктан тешнең сизгерлеге арта икән, бу аларның таза булмавы хакында сөйли. Шуны да истә тотыгыз: туңдырманы кайнар ризыктан соң ашарга яки кайнар чәй белән эчәргә ярамый, бу тешнең эмале ярылуга китерергә мөмкин.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ